Татарстан мөфтияте вәкилләре Үзбәкстанда “Мир-Араб” мәдрәсәсенең 500 еллык юбилеенда катнаша

27 ноябрь 2023 ел 12:50
Татарстан мөфтияте вәкилләре Үзбәкстанда “Мир-Араб” мәдрәсәсенең 500 еллык юбилеенда катнаша

Җөмәдәл-әүвәл аеның 12нче көнендә (26нчы ноябрьдә), Үзбәкстан Республикасында Бохара шәһәрендә “Мир-Араб” мәдрәсәсенең 500 еллыгы уңаеннан “Ислам цивилизациясендә данлыклы Бохараның урыны” дип исемләнгән конференция ачылды. Аның эшендә Үзбәкстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, мөфтият, мәдрәсә җитәкчелеге белән беррәттән, Россия, Казахстан, Кыргызстан һәм баш чит дәүләтләрдән күпләгән дин эшлеклеләре, үз вакытында әлеге мәдрәсәне тәмамлаган күренекле шәхесләр катнаша.

Үзбәкстан мөселманнары Идарәсе рәисе, шәйх Нуриддин Холикназаровның рәсми чакыруы буенча әлеге зур чарага шәрәфле кунак буларак Татарстан Республикасыннан да дин әһелләре килде: мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Татарстан вәкилләре Үзбәкстан мөселманнарына, аерым алганда шәйх Нуриддин Холикназаровка мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның ихлас сәламнәрен тапшырдылар, халыкара чарага чакыру өчен рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, күпгасырлык хезмәттәшлекнең дәвамлы булуын теләделәр.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин барлык катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде, әлеге мәдрәсәдә сәфәр белән Галимҗан Барудиның да булып китүен, биредә йөреп кайткач “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен нигезләвен искәртеп узды.

“Мир-Араб” мәдрәсәсенең татар дин галимнәрен әзерләүдә тоткан урыны, Бохара белем бирү системасының һәм мәгърифәтчелек карашларының таралуы турында сәясәт фәннәре докторы, академик Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сөйләде һәм тарихка тукталды: ханлык вакытында, патша чорында, совет вакытында һәм хәзер Бохараның “Мир-Араб” мәдрәсәсенең татар дөньясында тоткан урыны һәм багланышлары хакында билгеләп узды, белем алган күренекле дин эшлеклеләренә, аерым алганда, Шиһабетдин Мәрҗанигә басым ясап узды. Искәртеп узыйк, 2019нчы елда, мәдрәсәдә Шиһабетдин Мәрҗанигә истәлек тактасы куелды – “Мир-Араб” мәдрәсәсендә булачак зур галим 1845-1849нчы елларда яшәгән һәм укыган. Истәлек тактасы өч урында куелган: мәдрәсәнең үзәк мәйданында зур латунь такта; Мәрҗани укыган сыйныф бүлмәсе стенасында; ул яшәгән урын – хөҗрәнең ишек янына урнаштырылган.

“Мир-Араб” мәдрәсәсенең 500 еллыгы уңаеннан конференция һәм очрашулар дәвам итә. Кунаклар өчен бай программа каралган, алар экскурсияләрдә, китапханәләрдә булачак, уку йортының эшчәнлеге белән танышачак, остазлар һәм шәкертләр белән аралашачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана