Мөфтияттә рәссам Ильяс Айдаровка “Бердәмлек” медале тапшырылды

27 ноябрь 2023 ел 13:03
Мөфтияттә рәссам Ильяс Айдаровка “Бердәмлек” медале тапшырылды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 13нче көнендә (27нче ноябрьдә), Татарстан мөселманары Диния нәзарәте резиденциясендә күренекле архитектор һәм рәссам Ильяс Айдаровка РФ һәм ТР мөселманнары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә, мөселман өммәтенең гомуми белем бирү һәм интеллектуаль потенциалын арттыруга керткән зур өлеше, мәчет рәсемнәрен Халыкара галәм станциясенә җибәреп, Гиннес рекордлар китабына керткәне өчен мөфтиятнең “Бердәмлек” медале тапшырылды.

Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов сәламләде һәм аны дәрәҗәле медальгә лаек булуы белән тәбрикләде.

Бүләкләү тантанасында Ильяс Сәйяр улының күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм уңышлары югары бәяләнде һәм Ирек Мансур улы аны нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде.

Ильяс Айдаров – Россия Федерациянең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шулай ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган шәхес.

Бүгенге чарада Ильяс Сәйяр улы Айдаровның мөселман өммәтенең гомуми белем бирү һәм интеллектуаль потенциалын арттыруга керткән өлеше билгеләп үтелде, киләчәктә дә мөфтият һәм мәчетләр белән бердәм хезмәттәшлек алып бару теләге җиткерелде.

Шунысын искәртеп узарга кирәк, Ильяс Айдаров – кешелек тарихында картиналары күргәзмәсе Халыкара космик станциядә узган беренче рәссам. 2005нче елда космоска Казан мәчетләре, Казанның һәм Шәһре Болгарның башка истәлекле урыннары – акварель һәм карандаш белән ясалган рәсемнәр җибәрелә.

Бу картиналарның күчермәләрен Ильяс Сәйяр улы “Казан Нуры” мәчетенә бушлай тапшырды. Әлеге картиналар нигезендә 2024нче елга мөселман бәйрәмнәре язылган стена календарьлары чыгарылачак һәм аның бер өлеше мәхәллә кешеләренә бушлай таратылачак.

“Казан Нуры” мәчете янындагы “Шамил” мәдрәсәсендә рәссамның картиналарын космоска алып киткән космонавтларның автографлары куелган сәяхәтче-картиналарны күрергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана