Әтнә мөхтәсибәтендә азан дәресләренә һәм азан бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды

26 ноябрь 2023 ел 15:30
Әтнә мөхтәсибәтендә азан дәресләренә һәм азан бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды

“Татар азаны мәктәбе”нең чираттагы проекты ноябрь ае дәвамында Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылы мәчетендә үткәрелде. Офлайн һәм дистанцион форматта узган дәресләрдә  мөхтәсибәтнең һәр мәчетеннән 9-14 яшьлек балалар – барлыгы 43 бала белем алды. Алар ныгытып тәҗвид кагыйдәләрен үзләштерделәр, дөрес итеп азан әйтергә өйрәнделәр. Балалар белән тәҗвид, мәкам, тавыш кую остазлары шөгыльләнде.

Алган белемнәргә нәтиҗә буларак, җөмәдәл-әүвәл аеның 11нче көнендә (25нче ноябрьдә), зурлап “Әтнә азаны” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Нәҗидә, 43 баланың 36сы катнашучы дипломына лаек булды, алты укучы бәйгенең финалында көч сынашты. Аларга төп иганәче Илгиз Хәйруллин тарафыннан смарт-сәгать, ә төп җиңүчегә смартфон бүләк ителде. Төп җиңүче булып Олы Әтнә авылыннан Закир Һадиев танылды. Моннан тыш, финалга чыгучылар “Татар азаны – 2024” республикакүләм бәйгесенә юллама алды.

Искәртеп үтик, мәктәп укучылары арасында азан буенча курслар беренчеләрдән булып Әтнә районында оештырылды: ул биредә татар дөньясында иң беренче булып салынган Түбән Бәрәскә авылының борынгы таш мәчетендә үткәрелде. Әлеге мәчет революциягә кадәр Казан артының дини-мәгърифәт үзәге булып хезмәт иткән. Шулай итеп, Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында изге башлангычка нигез салынды. Азан дәресләрен башка мөхтәсибәтләрдә дә дәвам итү ниятләнә.

Әлеге чара “Рухи моң” иҗат берләшмәсенең татар сәнгать мәктәбе проекты кысаларында беренчеләрдән булып Әтнә районында башкарылды. Остазлар Түбән Бәрәскә авылы мәчетендә балалар белән дәресләр үткәрделәр, шуннан соң дистанцион белем бирү дәвам итте. Курсларның финалы авыл мәдәният йортында үткәрелде.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана