Татарстан Рәисе Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына рәхмәт белдерде

28 ноябрь 2023 ел 18:19
Татарстан Рәисе Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына рәхмәт белдерде

Җөмәдәл-әүвәл аеның 14нче көнендә (28нче ноябрьдә), Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVI форумының пленар утырышы узды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырды.

Форумда Россиянең 40тан артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын татар эшмәкәре катнашты.

Форумның пленар утырышы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондын рәхмәт сүзе белән бүләкләде. Фонд әлеге бүләкне лаеклы рәвештә алды: ел саен йөзләгән авыру балалар биредә дәвалану өчен ярдәм ала, меңләгән аз керемле гаиләләр финанс һәм азык-төлек ярдәме таба... “Зәкят” фонды хаклы рәвештә Татарстанда иң зур һәм иң ышанычлы хәйрия фондларының берсе булып санала.

Фотосурәт: ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана