Нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында рус телендә “Гражданлык һәм финанс хокук мөнәсәбәтләре” дәреслеге дөнья күрде

05 декабрь 2023 ел 09:28
Нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында рус телендә “Гражданлык һәм финанс хокук мөнәсәбәтләре” дәреслеге дөнья күрде

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты яңа уку әсбабы – рус телендә “Гражданлык һәм финанс хокук мөнәсәбәтләре” («Гражданские и финансовые правоотношения») исемле китап бастырып чыгарды. Әлеге хезмәт кайбер кыскартылулар һәм искәрмәләр белән танылган мөселман галиме Ваһба әз-Зүхәйлинең “Кыска һәм аңлаешлы рәвештә хәнәфи фикъһе” («Әл-фикһ әл-хәнәфи әл-муяссар») китабының өлешчә тәрҗемәсе булып тора. Монда хәнәфи дини-хокукый мәктәбенә ярашлы рәвештә гражданлык һәм финанс хокук мөнәсәбәтләре нормалары ачык аңлаешлы итеп язылган.

Китапның структурасы башлангыч чор ислам дин галимнәре тәкъдим иткән бүлекләр классификациясенә туры килә. Китап исламда хуҗалык хокукын өйрәнүче югары ислам уку йортлары студентларына атап әзерләнгән һәм мөселманнарның иҗтимагый тормышының мөһим өлешләрен үз эченә ала: сәүдә итү, риба, аренда, залог, вакыф һәм башка мөлкәт-финанс мөнәсәбәтләре аңлатыла.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63.

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09.

Интернет-кибетhuzurshop.ru

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана