ДРКБда җитәкчелекнең РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Хәйрия фонды һәм Медицина департаменты белән очрашуы узачак

05 декабрь 2023 ел 13:00
ДРКБда җитәкчелекнең РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Хәйрия фонды һәм Медицина департаменты белән очрашуы узачак

2023нче елның 7нче декабрендә Республика балалар клиник хастаханәсендә медицина учреждениесе җитәкчелеге РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Хәйрия фонды һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Медицина департаменты вәкилләре белән очрашачак.

Әлеге чара барышында Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Зиатдинов мөселман эшмәкәрләре белән аралашачак, ә аннары бергәләп “Әбүгалисина” мәчете төзелеше барышын караячак. Мәчет 2023нче елның июнендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Хәйрия фонды тырышлыгы белән төзелә башлады.

Очрашуда катнашу өчен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары һәм партнерлары, шулай ук мәчет төзелешендә мәгълүмати һәм матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр чакырыла. Очрашу 10:00 сәгатьтә башланачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана