Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә кызлар өчен Коръән бәйгесе үткәрелә

05 декабрь 2023 ел 16:23
Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә кызлар өчен Коръән бәйгесе үткәрелә

Җөмәдәл-ахыр аеның 3нче көнендә (16нчы декабрьдә) Казан шәһәренең “Әхмәдзәки” мәчетендә 5-15 яшьлек кызлар арасында мәхәллә күләмендә Коръән уку бәйгесе узачак. Ул мәчет мәхәлләсе, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырыла. Конкурс ике номинациядә үткәреләчәк: Коръәннең соңгы 10 сүрәсен яттан уку (5-8 яшьлек балалар); Коръәннең 30нчы җүзен яттан уку (9-15 яшьлек кызлар). Чара “Әхмәдзәки” мәчетендә иртәнге сәг. 9.00-да башлана.  

Коръән бәйгесендә Залесный бистәсе, “Залесный Сити”, “Салават күпере” торак комплексында яшәүче балалар катнаша ала. Коръән бәйгесендә катнашу өчен 13нче декабрьгә кадәр язылырга кирәк. Сораулар өчен телефон: 89033130113.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, шундый ук номинацияләр буенча 17нче декабрь көнне 7-14 яшьлек малайлар арасында Коръән бәйгесе Казанның “Рауза” мәчетендә (Сеченов ур., 21) үткәреләчәк. 89872260123 телефоны буенча алдан язылу мәҗбүри.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана