Татарстан аксакаллары еллык хисап утырышына Чистайга җыелды

06 декабрь 2023 ел 14:32
Татарстан аксакаллары еллык хисап утырышына Чистайга җыелды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 22нче көнендә (6нчы декабрьдә), Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендә республика аксакаллары Чистай мөхтәсибәтенә ике көнлек күчмә киңәшмәгә җыелды. Бүгенге көн тәртибенә әлеге җирлектәге дини-туристик маршрутлар буенча сәяхәт кылу, борынгы мәчетләр белән танышу, татар дин әһелләре һәм галимнәренең исемнәре белән бәйле урыннарда һәм зиратта булу, дога кылу һ.б. чаралар кертелде. Шулай итеп, аксакаллар мәчет-мәхәлләләр катнашында татар-мөселман үзенчәлекләрен саклау буенча киңкырлы тәҗрибәне өйрәнә, рухи мирасны барлый, күренекле шәхесләрнең тормышы, иҗаты буенча белемнәрен арттыра.

Иртән иртүк республиканың барлык мөхтәсибәтләреннән килгән аксакаллар Чистайның “Нур” мәчетендә теркәлү узганнан соң, әлеге борынгы мәчетнең тарихы һәм эшчәнлеге белән танышты, аннары әлеге мәчеттә хезмәт иткән күренекле дин белгече, шәех Мөхәммәтзакир ишан Камалов-Чиставиның каберен зиярәт кылды. Өйлә намазыннан соң аксакаллар өчен Чистай шәһәренең Татар бистәсе буйлап экскурсия үткәрелде, алар “Әмирхания” мәдрәсәсе, “Камалия” тәрбия үзәге, Ислам үзәге белән танышты. Бу – республика аксакалларының ислам дине тарихы белән тыгыз бәйләнгән җирлеккә ясалган икенче зур сәфәре булды. Дини-туристик маршрутларны өйрәнү буенча беренче очрашу быел Татарстанның Әтнә, Арча, Кукмара районнары буйлап оештырылган иде. Алар яз көне Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында реставрациядән соң ачылган таш мәчетне, Арча шәһәрендәге Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәген, Кукмара районы Мәчкәрә авылының борынгы зиратында сакланучы кабер ташларын һәм төзекләндерү эшләре алып барылучы Беренче Җәмигъ мәчетне караган иде. Әлеге юнәлештә башланган эшчәнлек Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында алып барылды.

Иртәгә исә Чистай шәһәрендә Ислам үзәгендә аксакалларның еллык хисап утырышы узачак. Әлеге чарада Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюповның 2023нче елга эш нәтиҗәләре буенча хисабы тыңланачак һәм 2024нче елга планнар билгеләнәчәк. Мөхтәсибәтләрдә алып барылган уңай эш тәҗрибәләре белән Балык бистәсе, Азнакай, Әлки, Түбән Кама, Алабуга, Әтнә, Саба районнары аксакаллары уртаклашачак. Чыгышларда зур игътибар Татарстанның дини-туристик маршрутларын үстерү мәсьәләләренә биреләчәк. Җыелыш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителүе көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана