Казанның “Ярдәм” мәчетендә инвалидлар өчен хәйрия ашы узды

06 декабрь 2023 ел 18:40
Казанның “Ярдәм” мәчетендә инвалидлар өчен хәйрия ашы узды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 22нче көнендә (6нчы декабрьдә), Казанда “Ярдәм” мәчете чатырында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен хәйрия мәҗлесе узды. Ул инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелде. Әлеге чарада 123 инвалид катнашты. Алар арасында Россиянең 6 төбәгеннән, БДБның 4 иленнән “Ярдәм” мәчетенә тернәкләндерү курсларына укырга килүчеләр дә бар иде.

Хәйрия ашына күрмәүче, ишетмәүче, инвалид коляскасындагы кешеләр, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, ДЦП диагнозы булган инвалидлар чакырулы иде. Әлеге чарада “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам хәзрәт Исмәгыйлев, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан оешмасы рәисе Алсу Ибраһимова, Татарстанның ишетмәүчеләр җәмгыяте рәисе Венера Гаулстон һ.б. катнашты.

Хәйрия ашында кунаклар өчен “Сәламәтлеге чикле батырлар” фильмы күрсәтелде. Ул Мөфтинең киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитовның хәер-фатыйхасы белән “Ярдәм” фонды иҗат төркеме тарафыннан төшерелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана