Мөфти Россиянең Динара советы утырышында дин тотучы тоткыннар өчен кысыр ризык ашау мөмкинлеген кертергә тәкъдим итте

07 декабрь 2023 ел 13:34
Мөфти Россиянең Динара советы утырышында дин тотучы тоткыннар өчен кысыр ризык ашау мөмкинлеген кертергә тәкъдим итте

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 23нче көнендә (7нче декабрьдә), Мәскәүдә Россия Динара советы Президиумының юбилей утырышы узды. Җыелыш Россия Динара советы оешуның 25 еллыгына багышлап Мәскәү һәм бөтен Россия Патриархы Кирилл рәислегендә үтте. Әлеге оешма президиумы әгъзаларыннан киңәшмә эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Моннан тыш, киңәшмәдә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге вәкиле Шәфыйк хаҗи Пшихачев, Россиянең Баш раввины Берл Лазар, Россиянең Баш раввины Адольф Шаевич һ.б. бар иде. Алар Россиядәге, динара һәм милләтара сәясәт өлкәсендәге хәзерге актуаль көн тәртибе буенча сәламләү сүзләре һәм тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзенең чыгышында түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Дәүләт дәрәҗәсендә Россия күпмилләтле ил һәм төрле дин тотучы халыклар өчен уртак Ватан буларак җиткерелә”. Шуңа бәйле рәвештә, ул РФ Президенты В.В.Путинга рәхмәтен белдерде һәм илебез мөселманнары аның Фәләстыйндәге фаҗигагә карашын хөрмәт һәм горурлык белән кабул итте дип искәртте:

– Бу көннәрдә безнең дин кардәшләребезнең калебләре Газәдәге коточкыч гаделсезлектән тетрәнә. Россия бу мәсьәләдә күп илләр, шул исәптән үзенең сәяси ихтыярын күрсәтү өчен мөмкинлек табалмаган кайбер мөселман дәүләтләре өчен дә үрнәк булды. Россия яңадан дөньяга кеше хокукларын һәм ирекләрен, гуманизмны һәм әхлакны, традицион кыйммәтләрне һәм дөньякүләм рухи мирасны яклаучы буларак танылды.

Камил хәзрәт шулай ук Патриарх Кириллга ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Митрополиясе арасында алып барылган үзара яхшы багланышларга теләктәшлек иткәне өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, ул Патриархның Россия җәмгыятендә абортлар проблемасы турындагы тезисын дәвам итте: “Ышанам ки, бу начар гамәл белән балалар һәм яшьләргә әхлакый тәрбия бирү этабында ук көрәшергә кирәк, чөнки абортларның төп сәбәбе булып зина кылу, никахтан тыш элемтәләр тора. Соңгы вакытта җәмгыятьтә сафлык, тыйнаклык төшенчәсе юкка чыгып бара. Шуңа күрә яшьләр — рухи торгынлыкта, аларны аннан чыгарырга кирәк”.

Россия Динара советы утырышында катнашучыларның һәм Патриархның аерым игътибарын Камил хәзрәт төзәтү учреждениеләренең дини оешмалар белән хезмәттәшлеге өлкәсендәге мәсьәләләрнең берсенә юнәлтте. Мөфти Рус православие чиркәве башлыгына колонияләрдәге дин тотучылар өчен итсез кысыр ризыклы меню кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Камил хәзрәтнең әлеге үтенече шуның белән бәйле ки, төрмәдә утырган дин тотучы мөселманнар өчен ризыкның хәләл булуы мөһим, ә кысыр мен , кайсы дин тотуына карамастан, барлык тоткыннарның да ихтыяҗын канәгатьләндерә алыр иде. Мөфти әйтеп үтте: 

– Эш шунда ки, хәзер Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте учреждениеләре мөселман һәм православие дини оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә башлады. Татарстан бу өлкәдә зур тәҗрибәгә ия. Хәзрәтләр һәм батюшкалар республика тоткыннары арасында аңлату эшләре алып бара. Алар дини тәрбия белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, үгет-нәсыйхәт кылалар, дин белән бәйле сорауларга җавап бирәләр, рухи ярдәм күрсәтәләр. Бу эшнең нәтиҗәсе - дин тотучылар арасында кабаттан җинаять юлына басучылар санының кимүе. Шуңа күрә без бу эшне бик мөһим дип саныйбыз: Татарстан колонияләрендә намаз уку бүлмәләре, чиркәүләр һәм мәчетләр, китапханәләр бар... Әмма әлегә төрле сәбәпләр аркасында без туклану мәсьәләсен хәл итә алмыйбыз. Россия колонияләрендә кысыр (итсез) меню кертү барлык дин вәкилләре өчен уңайлы булыр иде һәм дин әһелләренә тоткыннар арасында тәрбия эшләре үткәрүдә ярдәм итәр иде.

Патриарх Кирилл Камил хәзрәтнең тәкъдимен уңай кабул итте һәм Россия Динара советы хакимиятләр белән бу тема өстендә эшләячәк, дип белдерде. “Әгәр тоткыннарның теләге бар икән, аларга ураза тоту мөмкинлеге бирергә кирәк”, – диде ул һәм тиешле йөкләмәне Владимир Легойдага тапшырды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Россия Динара советы президиумы белдерү кабул итте, анда Россиядә халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклауда дини оешмаларның роле билгеләп үтелә, гаилә кыйммәтләрен һәм әхлаклылыкны яклауга юнәлдерелгән дәүләт сәясәтенә теләктәшлек күрсәтелә. Шул исәптән, анда Фәләстыйн-Израиль низагы да телгә алына: “Күп кайгылар күргән бу җирлектәге фаҗигагә Россия дин тотучылары битараф кала алмый”. Моннан тыш, белдерүдә болай диелә: «Россия Динара советы, экстремизмга каршы көрәшү кирәклеген аңлап, хакимият органнарын һәм көч структураларын, үз законлы функцияләрен үтәгәндә, дин тотучыларга һәм дини биналарга хөрмәт белән карарга чакыра. Без дини изге урыннарны, изге китапларны һәм символларны мәсхәрәләү омтылышларын бөтенләй кабул итмибез”.

– Россиянең барлык дини оешмаларын теләсә нинди котыртуларга һәм диннәр арасында дошманлык тудыру омтылышларына чик куярга чакырабыз, – диелә документта. – Гражданлык татулыгының ирешелгән дәрәҗәсен саклау һәм арттыру – ул безнең һәм киләчәк өчен тыныч киләчәк нигезе. Безнең көчебез – диннәрнең, телләрнең һәм мәдәниятләрнең үзенчәлеген һәм күптөрлелеген саклап калуда бердәмлек.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана