Чистайда Татарстан Аксакалларының 2023нче елга хисап утырышы узды

08 декабрь 2023 ел 09:52
Чистайда Татарстан Аксакалларының 2023нче елга хисап утырышы узды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 23нче көнендә (7нче декабрьдә), Чистай шәһәрендә Ислам үзәгендә Татарстан мөфтияте Аксакаллар шурасының 2023нче ел хисабына багышланган утырышы узды. Әлеге чарага Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендә республика мөхтәсибәтләреннән аксакаллар җыелды. Барлык катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул мөфтият эшчәнлегендә аксакалларның зур хезмәт куюларын билгеләп узды, аерым алганда, балаларны, яшь буынны тәрбияләү, хәләл тормыш рәвешен булдырырга тырышу, яшьләргә киңәш, үгет-нәсыйхәт бирү һ.б. буенча алып барылган хезмәтләрне югары бәяләде.

Аннары Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов 2023нче ел дәвамында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарды һәм хисап чыгышын җиткерде. Быел Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында күп эшләр башкарылды һәм ул киләсе елларда да дәвам иттереләчәк. Шуларның берничәсе – Татарстан башкаласында һәм мөхтәсибәтләрдә Хәтер көнен уздыру, Татарстанның дини-туристик маршрутларын үстерү, белем бирү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек алып бару – татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү һәм үстерү, хәләл ризык кертү һ.б. атарга мөмкин. Айрат хәзрәтнең чыгышын төбәкләрдә алып барылган эшчәнлекнең иң яхшы үрнәкләре буенча Балык бистәсе, Түбән Кама, Актаныш, Саба аксакаллары дәвам итте. Алар рухи-әхлакый тәрбия, социаль эшчәнлек, дин гыйлеме бирү һәм вәгазь кичәләре оештыру тәҗрибәсенә тукталды.

Аксакалларның еллык хисап җыелышына махсус кунак буларак Нәзарәтнең “Хәләл” стандарт буенча комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников чакырылган иде. Ул Комитетның социаль юнәлештәге эшчәнлеге һәм районнарга ярдәм итү мөмкинлеге турында сөйләде, бүгенге көндә хәләл өлкәсендә булган стереотипларны аңлатып узды: болар – ризыкка мөселманча дип язу хәләл дигән сүз түгел, ашамлыкларга дуңгыз ите кушылмавы гына хәләл була алмый, авылдан дип язылган итнең хәләл булмавы бар һ.б. Аның чыгышында бүгенге проблемалар да яңгырады: хәләл юнәлешендә эшләүче лабораторияләрнең булмавы һ.б. 

Утырыш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.

Аксакаллар шурасы – Диния Нәзарәтенең консультатив органы. Киңәшче ролен башкаручы, күпьеллык тормыш һәм профессиональ тәҗрибәгә ия булган аксакаллар ТР Мөфтиенә вәкаләтләрен нәтиҗәле башкарырга, республикадагы рухи потенциалны һәм әхлакый нигезләрне камилләштерүдә ярдәм итәләр һәм ТР МДН җитәкчесенең аерым махсус йөкләмәләрен башкаралар. Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы төрле өлкәләргә кагылышлы күптөрле мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша: әхлаксызлыкка каршы җәмәгатьчелек алдында җитди кисәтү белдерүдән алып җәмгыятьтә мөселманнарның хокукларын яклау мәсьәләләренә кадәр. Аксакаллар берничә тапкыр судка кадәрге тикшерүләрдә һәм низагларны хәл иткәндә чыгыш ясады, Татарстанда ислам принципларын һәм нормаларын пропагандалау һәм үтәү буенча эш башкарды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана