Казанның мөселман яшьләре салкын көндә 50 мохтаҗга ризык өләште

08 декабрь 2023 ел 13:01
Казанның мөселман яшьләре салкын көндә 50 мохтаҗга ризык өләште

Җөмәдәл-әүвәл аеның 23нче көнендә (7нче декабрьдә), актив мөселман яшьләре һәм волонтерлар “Изге эшләр көне” программасы кысаларында Казан шәһәренең Борһан Шаһиди урамында урнашкан “Приют человека” мохтаҗларын ашатырга барды. Берничә көн дәвамында яшьләр социаль челтәрләр аша мөселман кардәшләргә мөрәҗәгать итеп әзерлек эшләре алып барды, чәй өчен тәм-томнар сатып алды. Акча җыюда барлыгы 90 кеше үзеннән өлеш кертте, барлыгы 36100 сум акча “Приют человека” счетына күчерелде. Кичә төшке аш вакытында волонтерлар ризык таратуда катнашты һәм үзләре белән алып килгән том-томнарны мохтаҗларга өләште. Бер сәгать дәвамында 50дән артык мохтаҗ ризыкланды. Йорт-җирсез калган, тормыш сынауларын кичергән мохтаҗлар һәм авырулар мөселман яшьләренә битараф булмаулары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Әйтергә кирәк, салкын көнне сукбайларның хәле тагын да авырлаша. Ризык табудан тыш, җылы өс һәм аяк киемнәре мәсьәләләсе дә килеп баса. Мөселман яшьләре, “Приют человека” карамагында тәрбияләнүче мохтаҗларның хәленә кереп, киләсе атнага Казанда урнашкан әлеге пунктларның алтысында җыештыру өмәләре үткәрергә ниятли. Моның өчен, яшьләр акча җыеп барлык санитар-гигиена әсбаплары, сабын, порошок, гель, чүпрәк, губкалар һ.б. сатып алачак. Әлеге чара “Чиста мәчет” акциясе кысаларында үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана