Рөстәм Миңнеханов һәм Камил хәзрәт узып баручы елның нәтиҗәләре һәм 2024нче елга планнар хакында фикер алышты

11 декабрь 2023 ел 17:26
Рөстәм Миңнеханов һәм Камил хәзрәт узып баручы елның нәтиҗәләре һәм 2024нче елга планнар хакында фикер алышты

Җөмәдәл-әүвәл аеның 27нче көнендә (11нче декабрьдә), Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Җитәкчеләр 2023нче ел нәтиҗәләре, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең киләсе 2024нче елга планнары хакында фикер алышты.

Татарстан мөфтие искәрткәнчә, 2023нче елда Татарстан мөфтиятенең төп эшчәнлеге динара татулыкны ныгытуга, туган телне һәм татар-мөселман традицияләрен саклауга, хәйриячелеккә юнәлтелгән. Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Фәләстыйн халкына һәм махсус хәрби операция зонасындагы мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итүдә актив катнашты. Шулай итеп, бу чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан мөфтияте Газә халкына ярдәм күрсәтү өчен 53 млн сумнан артык акча җыйды, Мөфти Мариупольгә барды һәм җирле мөселманнар белән аралашты; Луганск Халык Республикасындагы хәрби частька 4 командировка оештырылды, Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга 4 гуманитар йөк тапшырылды.

2023нче елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте шулай ук яшьләр сәясәте, китап бастыру, дәгъвәт, halal life style – мөселман инфраструктурасы һәм хәләл индустриясе өлкәсендә чаралар уздырды.

Җәмгыятьтә милләтара татулыкны һәм тотрыклылыкны ныгытуга килгәндә, узып баручы 2023нче елда, аерым алганда, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Патриархы Кирилл белән очрашу үткәрде. Алар Россия җәмгыятендә динара һәм милләтара татулыкны саклауның мөһимлеге хакында фикер алышты. Патриарх Татарстанда төрле халыкларның дустанә традицияләрен югары бәяләде.

Камил хәзрәт хәбәр иткәнчә, 2023нче елда – Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында – туган телне саклауга юнәлтелгән күп чаралар узды. Әйтик, РИИда татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар!” курсларында 150ләп кеше белем алды, 5 меңнән артык укучы татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар!” онлайн-платформасында теркәлү узды.

Республиканың барлык мәчетләрендә Хәтер көне узды, “Кол Шәриф”тә 100дән артык кеше катнашты.

2024нче елда эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен дәвам итү ниятләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана