Мөфти Камил хәзрәт XIX Халыкара мөселман форумында катнаша

12 декабрь 2023 ел 11:29
Мөфти Камил хәзрәт XIX Халыкара мөселман форумында катнаша

Бүген, җөмәдәл әүвәл аеның 28 нче көнендә (12 декабрь), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов - эш сәфәре белән Мәскәүдә. Алар «Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда һәм тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуда дини лидерларның роле» дигән XIX Халыкара мөселман форумында һәм аның кысаларында узучы «XX Фәезханов укулары» конференциясендә катнаша. Чаралар Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елына, шулай ук күренекле Россия мөселман теологы, Көнчыгышны өйрәнүче Хөсәен Фәезхановның (1823-1866) тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган.

Пленар утырыш Мәскәү Җәмигъ мәчетенең төп намаз залында уза. XIX Халыкара мөселман форумына Мәскәүдә Азербәйҗан, Алжир, Мисыр, Италия, Гыйрак, Иран, Казахстан, Катар, Кыргызстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Фәләстыйн, Сүрия, Тунис, Төркия, Үзбәкстан һәм башка илләрнең мөселман дини лидерларын, мөфтиләрен һәм теологларын җыйды. Форум дини лидерларга гуманизм һәм җәмгыятьтәге рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклап чыгыш ясар өчен мәйданчык бирә.

Бүген шулай ук Мәскәү Җәмигъ мәчетенең конференц-залында XX Фәезханов укуларының пленар утырышы узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана