Шәех Мәэмүн әр-Рави “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре белән аралашты

14 декабрь 2023 ел 13:30
Шәех Мәэмүн әр-Рави “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре белән аралашты

Бу көннәрдә Казанга эш сәфәре белән Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави килде. Аның сәфәренең төп максаты Татарстан мөфтияте проекты – Коръәннең кулъязма Мүсхәфен әзерләп чыгару комиссиясе утырышында катнашудан гыйбарәт.

Мәэмүн әр-Рави үзенең эш сәфәрен Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашудан башлады. Очрашуда көндезге бүлектә белем алучы 1-5 курс студентлары, укытучылар – барлыгы 200гә якын кеше катнашты. Танылган галим илебезнең иң мәшһүр һәм борынгы дини уку йортларының берсендә белем алучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, вакытның кадерен белеп мөмкин кадәр күбрәк файдалы белемнәр үзләштерергә чакырды һәм алган гыйлемнәр белән өммәткә хезмәт итүдә уңышлар теләде.

Шәех гыйлем алу юлына басучыларга Аллаһы Тәгалә җәннәт юлын җиңеләйтәчәге турында искә төшерде, ислам динендә белем алуның фазыйләтләре турында аңлатты. Ул шәкертләрне шайтан вәсвәсәсенә иярмәскә, дәресләрне игътибар белән тыңларга, һәр яктан үрнәк булырга өндәде. Мәдрәсә шәкертләре Коръән ятлау, кыйраәтләрне өйрәнү, кулъязма Коръәннәр әзерләү тәҗрибәсе һ.б. буенча бай мәгълүмат алды һәм үзләренең кызыксындырган сорауларын бирде.

Хәзерге вакытта көндезге бүлектә барлыгы 290 шәкерт белем ала. Шәкертләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган: бай китапханә, спорт залы, тәһарәтханәләр, уку залы һ.б. бар. 1993нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр мәдрәсәне тәмамлап, 2000нән артык кеше диплом алган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана