Нәзарәттә “Хашият ибн Габидин” хезмәте буенча шәех Фарфурның лекцияләре уза

16 декабрь 2023 ел 17:04
Нәзарәттә “Хашият ибн Габидин” хезмәте буенча шәех Фарфурның лекцияләре уза

Бу көннәрдә Татарстан мөфтияте бинасында хәнәфи мәзһәбенең ислам хокукы буенча иң абруйлы фундаменталь хезмәтләреннән саналган “Радд-әл-мүхтәр галә Дүрр-үл-Мүхтәр” китабы буенча лекцияләр уза, әлеге басма шулай ук “Хашият ибн Габидин” исеме белән дә билгеле. Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 3нче көнендә (16нчы декабрьдә), шәех, шәригать фәннәре докторы, профессор Хусамеддин Мөхәммәд Салих Фарфур әл-Кадирий, әл-Хәсәни әлеге китап буенча беренче дәрес үткәрде. Шәех Димәшкътән килгән, ул “Биләд әл-Шам” университетының ислам үсеше комплексы җитәкчесе; чагыштырма хокук белеме, заманча фикер, цивилизацияләр һәм диннәр арасында диалог профессоры; Сүриянең Дин (вакыфлар) һәм мәгариф министры консультанты.

Сүрия шәехе лекция укый торган күптомлы “Хашият ибн Габидин” хезмәтенең авторы – XIX гасыр галиме, күренекле дин әһеле, 46 фәнни хезмәт авторы Ибн Габидин әл-Хәнәфи. Фундаменталь китап фикһның (ислам хокукы) барлык бүлекләре буенча фәтвалар — дини карарлар җыентыгы булып тора. Аның эчтәлеге белән Нәзарәтнең «Даруль ифта» бушлай электрон китапханәсендә танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, быелның язында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендәге эшче төркем хәнәфи мәзһәбендә иң абруйлы китапларның берсе, ислам хокукы буенча фундаменталь фәнни әсәр — «Радд-әл-мүхтәр галә Дүрр-үл-Мүхтәр»не гарәп, рус һәм татар телләрендә заманча кыскартылган версиясен әзерләүгә кереште.

Нәзарәт белгечләренә шушы әсәрдә урын алган берничә мең фәтвалар арасында кануни яктан иң дөрес һәм көчле расланган, бүгенге көндә иң актуаль карарларны сайлап алырга туры киләчәк. Эшнең киләсе этабында хезмәт рус һәм татар телләренә тәрҗемә ителәчәк.

Шәех, шәригать фәннәре докторы, профессор Хусамеддин Мөхәммәд Салих Фарфур Диния нәзарәте Пленумы көннәрендә имам-мөхтәсибләр өчен лекцияләр укыячак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана