Мөфти Камил хәзрәт Фәрит Фарисов белән очрашты

12 гыйнвар 2024 ел 15:43
Мөфти Камил хәзрәт Фәрит Фарисов белән очрашты

Бүген, Раҗәб аеның 1нче көнендә (12нче гыйнварда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Мәскәү Татар автономиясе җитәкчесе, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Фәрит Фарисов белән очрашты. Очрашуда хезмәттәшлек алып бару юллары хакында сүз барды. Фәрит Фарисов Камил хәзрәтне ихлас сәламләп, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең сәламнәрен тапшырды, 2024нче елга планнар белән уртаклашты. Бүгенге очрашуда шундый планнарның берсе – Казанда бизнес-ифтар уздыру хакында фикер алышу узды. Ифтарның партнерлары: Татарстан мөфтияте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе. 

Фәрит Фарис улы әлеге ифтарда катнашу өчен Татарстан мөфтиен чакырды һәм аның форматы, якынча программасы һәм төп үзенчәлекләре хакында сөйләп үтте. Үз чиратында Камил хәзрәт бизнес-ифтар үткәрү мөмкинлеген хуплады һәм аны оештыру буенча киңәшләрен бирде.

Моннан тыш, очрашу барышында җитәкчеләр милли һәм дини эшчәнлек алып баруда хезмәттәшлекне җәелдерү мөмкинлекләре буенча сөйләште. Планлаштырылган чаралар яшьләрдә милли, дини, рухи кыйммәтләрне ныгытуга нигезләнгән. Шунысын искәртеп үтик, Фәрит Фарисов Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе белән 2015нче елдан җитәкчелек итә.

Очрашу ахырында җитәкчеләр истәлекле бүләкләр алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана