Нәзарәт Мөселман яшьләре форумының Кышкы мәктәбенә чакыра

15 гыйнвар 2024 ел 08:07
Нәзарәт Мөселман яшьләре форумының Кышкы мәктәбенә чакыра

2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында Казанда мөселман яшьләре форумының Кышкы мәктәбе эшләячәк. Яшь мөселманнар һәм мөслимәләр 5 көнгә фән һәм гыйлем, берләшү һәм үсеш мохитенә чума алачак. Шуңа бәйле рәвештә, Кышкы мәктәпкә катнашучылар җыю игълан ителә.

Мөселман яшьләре форумы – актив һәм өммәт язмышына битараф булмаган яшьләрне берләштерү, аларның үсеше өчен шартлар тудыручы иҗади мохит ул. Кышкы мәктәпне ике сменада – егетләр һәм кызлар өчен аерым үткәрү көтелә. Ир-атлар сменасы, 24 гыйнварда башланып, 28 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, ә хатын-кызлар 31 гыйнварда–4 февральдә җыелачак. Быелгы форум программасында өстәмә (нәфел) гыйбадәт кылуга һәм яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең сөннәтләрен үтәүгә: нәфел намазларга, зикергә аерым урын бирелә. Коръән уку аерым урын алып тора.

Форумның остазы – Казан ислам университетының дини дисциплиналар кафедрасы укытучысы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге баш белгече, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват юнәлеше җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Әбү Яхья. Ул егетләр өчен «Иман. Ислам. Ихсан» дип аталган лекцияләр циклын алып барачак: анда теория дә, практика да, сорауларга җаваплар да, ятлау да булачак. Яшь мөселманнар Әхмәт остаз белән Исламда фундаменталь белемнәр турында сөйләшәчәкләр, 10 төп хәдисне гарәпчә тексттан  мәгънәсе һәм иснады (хәдиснең тапшырылу чылбыры) белән ятлаячак.

Кызлар өчен кышкы форум «Аллаһ: мин Раббым турында нәрсә беләм» дип атала. Алар Әхмәт хәзрәт белән Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары һәм 99 исеме турында сөйләшәчәк, аларны аңлатмасы белән ятлаячак. Оештыручылар моның өчен махсус программа төзеде. Шулай ук форумда катнашучыларны квестлар, квизлар, "Мин Аллаһны яратам" кичәсе һәм хәйрия чарасы көтә.

Кышкы мәктәптә катнашу өчен, 18-30 яшьтәге мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Егетләр – 2024 елның 20 гыйнварына, ә кызлар 2024 елның 30 гыйнварына кадәр бу сылтама буенча теркәлү уза ала. 

Ел саен үткәрелә торган кышкы форумнар яшьләргә белемнәрен арттырырга гына түгел, берләшү, танышу, рухи яктан баю һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен дә бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр социаль проекты – намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар” программасы, авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар. Шуңа күрә форумны социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана