Лениногорск мөхтәсибәте Татарстан мөселманнары арасында чаңгы ярышы оештыра

25 гыйнвар 2024 ел 09:16
Лениногорск мөхтәсибәте Татарстан мөселманнары арасында чаңгы ярышы оештыра

Раҗәб аеның 23нче көнендә (3нче февральдә), Лениногорск шәһәрендә мөхтәсибәт тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары өчен чаңгы ярышы уздырыла. Әлеге чара дин кардәшләр арасында дуслыкны ныгыту, мөселманнарны берләштерү, чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырыла. Чаңгы ярышында катнашу өчен 5 вакыт намаз укучы мөселманнар чакырыла.

Әйтергә кирәк, узган елгы ярыш халык арасында яратып кабул ителде. Катнашырга теләүчеләрне быел да теркәлү өчен үз чаңгылары белән Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчетендә көтеп калалар. Ярышлар үткәрелү урыны – “Татнефть” спорткомплексы территориясендә (Школьная ур., 5). Теркәлү – иртәнге сәг. 08.00-дә, ярышларның башлану вакыты – сәг. 09.00-дән. Һәр мөхтәсибәттән өч кеше катнаша ала. Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси беренчелектә һәм җиңү яулаучы командаларга кыйммәтле бүләкләр, грамоталар тапшыру көтелә.  

Чаңгы ярышында катнашырга теләүчеләрнең leninogorsk.muhtasibat@yandex.ru адресына заявка җибәрүләре сорала.

Белешмәләр өчен телефон: 89179171169.

Фотода: узган елгы чаңгы ярышы мизгелләре

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана