Массакүләм мәгълүмат чараларын “Нурлы Рамазан” бәйгесен оештыру һәм үткәрү буенча матбугат очрашуына чакырабыз

26 гыйнвар 2024 ел 09:31
Массакүләм мәгълүмат чараларын “Нурлы Рамазан” бәйгесен оештыру һәм үткәрү буенча матбугат очрашуына чакырабыз

2024 елның 1февралендә “Татмедиа” бинасында “Татарстанда җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен үткәрү турында” матбугат конференциясе узачак. 

Журналистлар белән очрашуда Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова,  Кукмара районының Туембаш авылыннан бәйгедә узган ел җиңү яулаган Миләүшә Сәетова катнашачак. 

Кунаклар чираттагы бәйге, аерым алганда, проектның максатлары һәм бурычлары турындагы сорауларга җавап бирәчәк, шулай ук узган елгы бәйгенең кызыклы проектлары һ.б. турында сөйләячәк.

Матбугат конференциясендә катнашырга теләүчеләрнең 2024 елның 31 гыйнварында кичке сәгать бишкә кадәр (17:00) +7 927 460 30 78 (ватсап) телефон номеры аша шушы мәгълүматны җибәреп, теркәлүен сорыйбыз:
• журналист, оператор яки фотокорреспондентның исем-фамилиясе һәм әтисенең исеме
• матбугат чарасы исеме

Үткәрү урыны: “Татмедиа” бинасы, конференц-зал
Үткәрү көне: 1 февраль
Үткәрү вакыты: 11:00
Адрес: Декабристлар ур., 2.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана