Нәзарәт тарафыннан яңа финанс продукты – Ак Барс Банкының ислам факторингы хупланды

29 гыйнвар 2024 ел 09:07
Нәзарәт тарафыннан яңа финанс продукты – Ак Барс Банкының ислам факторингы хупланды

Раҗәб аеның 15нче көнендә (26нчы гыйнварда) Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ак Барс Банкының цифрлы факторинг идарәсе башлыгы Алексей Дробот белән эшлекле очрашу үткәрде. Әлеге киңәшмәдә шулай ук Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты. Очрашу яңа финанс продукты – Ак Барс Банкының ислам факторингын гамәлгә кертү мәсьәләләренә багышланды.

Яңа финанс продукты Россия ислам институты каршындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәгендә эшләнде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан югары бәяләнде. Нәзарәт тәкъдим ителгән документлар җыелмасы белән танышып һәм аларны өйрәнеп, әлеге продуктны ислам хокукы кануннары нигезендә рөхсәт ителгән дип тапты. Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыручы шәригать контролеры итеп шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев билгеләнде. Очрашуда бу һәм башка мәсьәләләр буенча җитәкчеләр сөйләшү алып барды.

Очрашу ахырында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ак Барс Банкының цифрлы факторинг идарәсе башлыгы Алексей Дроботка Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасының әлеге финанс продуктының рөхсәт ителүе турындагы карарын тапшырды.

Ислам продукты турында

Гадәти факторингтан аермалы буларак, ислам факторингында банк процентлар алмый, ә операцияләр сәүдә килешүе булып тора, анда банк клиент белән партнерлык мөнәсәбәтләренә керә, товар бирүче белән җаваплылыкны бүлешә һәм шул ук вакытта дебиторлык бурычын комплекслы идарә итү буенча хезмәтләр күрсәтә.

“Без шәригать нормаларын үтәүче клиентларыбызга Татарстан Республикасы территориясендә дә, Россия Федерациясендә дә базарда конкурентлыкка сәләтле булырга, әйләнештәге акчаларны тулыландыру, касса аермаларын кыскарту, шулай ук аларның контрагентлары белән түләүне кичектереп тору буенча уңайлы шартлар тудыру хисабына үсәргә мөмкинлек бирә торган яңа продукт ясадык”, – дип сөйләде Алексей Дробот.

Факторингны рәсмиләштерү барышы тулысынча электрон – килешү электрон цифрлы имза ярдәмендә төзелә. Клиентлар финанслауны һәм чыгым өлешен күзәтчелектә тоту өчен шәхси онлайн-кабинет ача ала, анда кирәкле хисапларны формалаштырырга мөмкин. Верификация процессы шулай ук онлайн уза.

Исегезгә төшерәбез, 2023нче елның 20нче сентябрендә Ак Барс Банкы ислам банкингы өлкәсендә партнерлык финанславы буенча экспериментка иң беренче булып кушылды.

Шул рәвешле, бүгенге көндә Россия ислам институты һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте алып барган тикшерү эшләре нәтиҗәсендә мөселманнарның төп ихтыяҗларына җавап бирерлек ислам банк продуктларының киң линейкасы бар. Алар барлыгы – 11: “Ак Барс Банк”та – күчемсез милек сатып алу өчен өлешләп түләү, хәләл банк карталары һәм ислам факторингы; “Ак Барс Капитал”да хәләл инвестицияләү инструменты һәм Пай инвестиция фонды; “Сахих инвест”та кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләүче мобиль кушымта; “Мирас” финанс йортында (ул “Мирбизнесбанк” компаниясе гамәлгә куйган оешма) – автотранспорт, төзелеш материаллары һәм вак көнкүреш техникасы сатып алу өчен мурабаха принцибы буенча өлешләп түләү; “Иджара лизинг” җәмгыяте белән лизинг; Әлмәт шәһәренең 1нче лицей-интернаты өчен вакыф буларак, Хәйрия эндаумент-фонды; дәүләти булмаган пенсия тупланмасы фонды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана