Казан шәһәре мөселманнарын Мигъраҗ кичәсенә чакыралар

30 гыйнвар 2024 ел 09:31
Казан шәһәре мөселманнарын Мигъраҗ кичәсенә чакыралар

Раҗәб аеның 27нче кичендә (6нчы февральдән 7нче февральгә каршы кичтә) бөтен ислам дөньясы мөселман календарендагы мөһим датаны – Исра вә Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәк.

Сишәмбе көнне ястү намазыннан соң, ягъни 6нчы февраль көнне сәг. 18.30-да Казанда Апанай мәчетендә Мигъраҗ кичәсенә багышланган чара үткәреләчәк. Бу көнне мәчеткә җыелган халыкка Пәйгәмбәребезнең ﷺ изге сәфәре, намазның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән аятьләре һәм мөнәҗәтләр укылачак. Кичәгә Апанай мәчете мәхәлләсе, шулай ук Казан шәһәре мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары, шул исәптән журналистлар чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 89375220189 (Нияз хәзрәт Сабиров).

Җыелган халыкка «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге тарафыннан әзерләнгән яңа китап – татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның «Китаб әт-тәрбия» хезмәте тәкъдим ителәчәк. Биредәге киңәшләр, үгет-нәсыйхәт, әхлак дәресләре ата-аналар, укучылар, яшүсмерләр өчен файдалы чыганак булачак. Әлеге китап Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан нәшер ителде.

Исегезгә төшерәбез, Исра вә Мигъраҗ – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ Мәккәдәге әл-Хәрәм мәчетеннән Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә могҗизаи төнге сәяхәте һәм соңыннан гаҗәеп рәвештә Күккә күтәрелеп, биредә пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр белән очрашуы, Җәннәтне һәм Җәһәннәмне күрүе, Аллаһ белән аралашуы ул. Аллаһы Тәгалә Мигъраҗ вакытында Үзенең яраткан өммәтенә биш вакыт намаз, Кыямәт көнендә мөселманнар өчен Рәсүлебезнең ﷺ шәфәгатен һәм «Бәкара» сүрәсенең соңгы аятьләрен бүләк итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана