Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды

31 гыйнвар 2024 ел 16:49
Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды

Бүген, Раҗәб аеның 20нче көнендә (31нче гыйнварда), Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Аңынчы егетләр өчен Форум тәмамланган иде. Әйтергә кирәк, быелгы форум иң колачлысы һәм масштаблысы: катнашырга теләк белдереп барлыгы 140 егет һәм кыз заявка биргән иде.

Казан шәһәре читендәге ял базаларының берсендә мөселман кызларының сменасы 4нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бирегә 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 75 кеше килеп урнашты. Кызлар иртәдән 5 көн дәвамында узачак форумның программасы, төп кагыйдәләр һәм дәрес бирәчәк остазлар белән танышты, аннары Коръән аятьләре һәм догалар укып эшкә кереште.

Форумда катнашучы мөслимәләр Татарстанның – Казан, Чаллы, Чистай; Россиянең Мәскәү, Уфа, Ростов-на-Дону, Сарытау, Екатеринбург, Ульяновск, Омск, Чебоксары, Сызрань, Нократ Аланы шәһәрләреннән җыелды.

Форум дәвамында кызлар КИУ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикъһе буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд Әбу Яхъя әл-Хәнәфидән гакыйдә нигезләре буенча дәрес алачак. Катнашучыларга Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәре аңлатылачак. Кызлар өчен оештырылган рухи-мәдәни чараларда да Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәре төп урынны алып торачак. Шулай ук алар командаларга бүленеп төрле темаларга инсценировкалар ясау белән шөгыльләнәчәкләр. Соңгы көнне алган белемнәр буенча имтихан оештырылачак. Кич белән саф һавада хәрәкәтле уеннар, сәяхәтләр, әңгәмәләр, импровизация күнекмәләрен үзләштерү, фильм карау һәм аны анализлау, оештыручылар әзерләгән “Мин Аллаһы Тәгаләне яратам” дип исемләнгән дини кичәдә катнашу көтелә.

Искәртеп үтик, форум 2015нче елдан башлап Татарстан мөфтияте тарафыннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән үткәрелә. Ел саен биредә мөселман яшьләре Россиянең төрле почмакларыннан килеп катнашырга өлгерде.

Форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, шулай ук берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана