Мөфти юрист Руслан Нәгыевны Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде

05 февраль 2024 ел 18:26
Мөфти юрист Руслан Нәгыевны Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде

Бүген, Раҗәб аеның 25нче көнендә (5нче февральдә), Нәзарәттә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күренекле юрист Руслан Нәгыев белән очрашты. Хәзрәт белән очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәлү узган Россия юристларының милли ассоциациясе (НАЮР) әгъзалары катнашты. 

Камил хәзрәт Руслан Нәгыевка рәхмәтен белдерде һәм аны мөфтиятнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде. Нәзарәт тарафыннан әлеге дәрәҗәле бүләк билгеле хокук белгеченә Ислам кыйммәтләрен һәм мөселманнар хокукларын яклау, динара һәм милләтара татулыкны ныгыту өлкәләрендә Татарстан мөфтияте белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен тапшырылды. 

Очрашу алга таба хезмәттәшлекне үстерү, Россия өммәте тормышындагы вакыйгаларга күзәтү, дин кардәшләрнең хокукларын яклау һ.б. сораулар буенча дәвам итте.

Очрашуда катнашкан мөселман адвокатлары, юристлар, иҗтимагый оешма вәкилләре һ.б. Татарстан мөфтияте эшчәнлеге һәм аның тәҗрибәсен өйрәнү буенча Мөфтидән консультацияләр алды. Камил хәзрәт кунакларга дин белгечләре, Коръән хафизлар әзерләү, яшүсмерләргә рухи тәрбия бирү, дин һәм әхлак тәрбиясе бирүче курслар, вәгазь кичәләре оештыру, ислам әдәбиятын тарату, имамнарның һәм мөгаллимнәрнең белемнәрен күтәрү, ислам банкингы үсеше, Рамазан аенда Коръән хәтем кылу һ.б. мөһим сораулар буенча эш тәҗрибәсе турында сөйләде, консультацияләр бирде. Очрашуда катнашучылар әлеге актуаль мәсьәләләрне тормышка ашыру буенча Нәзарәт тәҗрибәсе Россиянең башка төбәкләре өчен дә кызыклы һәм мактауга лаек булуы турында ассызыклап үтте. Камил хәзрәтнең хокук белгече белән әңгәмә вакытында Татарстанның төзәтү колонияләрендә итсез меню кертү мәсьәләсен дә кузгатты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана