Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

06 февраль 2024 ел 14:34
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Раҗәб аеның 26нчы көнендә (6нчы февральдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халыкны кабул итү көнен уздырды. Көннең беренче яртысында Мөфти хәзрәт төрле гозерләр белән килгән кардәшләребезнең теләк-тәкъдимнәрен тыңлады һәм җаваплы затлар алдында бурычлар куйды.

Актаныш районы Югары Яхшый авылында узган елны 1нче июльдә рәсми рәвештә үз ишекләрен ачып җибәргән “Дәүҗия” мәчете имамы Нурмөхәммәд хәзрәт Хөснетдинов ярты ел дәвамында мәхәллә халкы белән дини тәрбия, дәгъвәт һәм уку-укыту өлкәсендә алып барылган эшчәнлек белән таныштырып үтте. Июль аенда 25 бала өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылган, аннары Коръән уку буенча дәресләр башланган. Хәзерге вакытта 12 хатын-кыз һәм 5 ир-ат белем ала. Хатын-кызларга Сөембикә абыстай Хөснетдинова белем бирә. Очрашу кунаклары, район халкының дини белемгә сусаган булуы хакында җиткереп, каникуллар вакытында авыл мәчетләренә мәдрәсә шәкертләрен практикага җибәрү мөмкинлеге буенча киңәште. Шушы эшләрне алып бару “Мөхәммәдия” мәдрәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга тапшырылды.

“Рухи моң” иҗат берләшмәсе вәкилләре Марсель Әхмәдуллин һәм Марсель Вәгыйзев Камил хәзрәткә Ураза гаете уңаеннан 10нчы апрель көнне Казанда узачак кичке бәйрәм оештыру тәкъдиме белән чыкты. Бу көнне балалар арасында республикакүләм “Татар азаны” бәйгесенә йомгак ясау көтелә. Бәйрәм программасының төп сюжет линиясен финалга чыгачак 5 кеше тәшкил итәчәк. Гает бәйрәмендә “Азан” фильмын тәкъдим итү, мөнәҗәтләр, хәләл ярминкә, бүләкләр уйнату һ.б. булачак. Моннан тыш, киләчәктә балалар арасында матур итеп Коръән уку бәйгесе оештыру хакында фикер алышу үткәрелде.

Питрәч районы Яңа Шигали авылының Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет имам-хатыйбы Данис хәзрәт Баһаветдинов яшь буынны тәрбияләү, дини-әхлакый кыйммәтләрне җиткерү, рухи-сәламәтләндерү курслары оештыру буенча фикерләре белән бүлеште. Балаларның ялын оештыру буенча эшлекле сөйләшү булып узды.

Мөфтигә кабул итү көненә язылып килүчеләр арасында шәхси сорау, үтенеч-мөрәҗәгатьләрен җиткерергә килгән кардәшләребез дә булды. Аерым алганда, алар хаҗны оештыру тәртипләре һәм хаҗиларга булган таләпләр, Мигъраҗ кичәсен үткәрү тәртибе, Рамазан аена әзерлек һ.б. мөһим дини чаралар, көндәлек гыйбадәтләрне үтәү буенча консультацияләр алып китте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53. Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана