Нәзарәт, “Хәләл” стандарты буенча Комитет һәм Роскачество башлыклары килешү имзалады

12 февраль 2024 ел 16:48
Нәзарәт, “Хәләл” стандарты буенча Комитет һәм Роскачество башлыклары килешү имзалады

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия сыйфат системасы (Роскачество) һәм Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты Россиядә хәләл-индустрияне үстерү буенча бердәм хезмәттәшлек алып бару хакында килеште. Республика территориясендә Роскачество каршындагы Хәләл буенча компетенцияләр федераль үзәгенең территориаль вәкиллеге ачылачак, ул Татарстан мөфтияте Комитеты белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләячәк.

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия сыйфат системасы җитәкчесе Максим Протасов һәм Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандарты буенча Комитет рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республика закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында тиешле килешүгә кул куйды.

Килешү илебезнең хәләл-индустриясен системалаштырырга, хәләл товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр стандартлары буенча сертификацияләүгә, хәләл индустриясе белән идарә итү, җитештерү, хәләл продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат менеджменты системаларын кертү процессларының нәтиҗәлелеген күтәрергә, шулай ук кадрлар һәм белем бирү программаларын әзерләүне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, уртак эшчәнлек Россия Федерациясе территориясендә һәм халыкара дәрәҗәдә хәләл өлкәне таныту һәм популярлаштыруны көчәйтәчәк.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл-инстурияне үстерү өлкәсендә зур һәм алдынгы тәҗрибәсен исәпкә алып, Камил хәзрәт Сәмигуллин Хәләл буенча компетенцияләр үзәгенең Күзәтчелек советы составына керәчәк.

“Соңгы елларда хәләл продукция базары актив үсеш алды, – дип ассызыклый Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча Татарстаннан хәләл продукция экспорты $11 млн. тәшкил итте. Татарстанның хәләл-индустрия базары – 100дән артык җитештерүче, шуларның ике дистәгә якыны экспортка юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте шулай ук хәләл-индустрияне үстерүгә аерым игътибар бирә. 2019 елда Татарстанда уңышлы гамәлгә ашырыла торган Halal Life Style концепциясенең “юл картасы” эшләнде. Моңа ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты ярдәм итә, аның гамәлгә куючысы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте.

Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитеты бөтен Россия буенча эшли, ул 200 җитештерүче һәм 100 дән артык җәмәгать туклануы пунктын контрольдә тота. Комитет үз эшчәнлеген Россиянең 20 төбәгендә алып бара.

Татарстанда эчке ихтыяҗ җитештерүчеләр тарафыннан кош итеннән башлап әзер ризыкка кадәр тулысынча канәгатьләндерелә.

Тармакның теләсә нинди үсеше фәнни тикшеренүләр белән ныгытылырга тиеш. Татарстанда, әйдәп баручы югары уку йортлары белән Комитетның уртак эше нәтиҗәсендә, уникаль фәнни-мәгариф базасы булдырылды, анда хәләл-индустриянең: азык-төлек өстәмәләреннән алып медикаментларга кадәр җаваплар бар».

"Роскачество каршындагы Хәләл компетенцияләр үзәгенең, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарты буенча Комитетның илебездә хәләл индустрия үсешенә уңай йогынты ясаячак, хәләл сертификацияләү буенча тагын да профессиональрәк эш итәчәк, шулай ук кулланучылар һәм җитештерүчеләр, рестораторлар һәм сәүдә челтәрләре белем бирү буенча тагын да профессиональрәк эш алып барачак. Моннан тыш, безнең илдә һәм башка күп кенә илләрдә аккредитацияләнгән территориаль вәкиллек комитеты базасында «Роскачество - Хәләл» сертификацияләү органын ачу киләчәктә Татарстанны Аккредитация буенча федераль хезмәтнең базасына кертелгән сертификатлар саны буенча лидер итеп кенә калмыйча, сертификация офисларының илкүләм челтәрен формалаштырырга да мөмкинлек бирәчәк, Хәләл милли инфраструктурасын һәм Россиядәге һәм, әлбәттә, чит илләрдә Хәләл товарлар һәм хезмәтләр кулланучылар арасында тагын да абруйлырак итәчәк», - дип билгеләп үтте Россия сыйфат системасы җитәкчесе Максим Протасов. 

Роскачество карамагындагы Хәләл буенча компетенцияләр Үзәге намаз укучы мөселманнардан тора һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән мәгълүмат алмашачак, уртак күргәзмәләр, форумнар һәм семинарлар үткәрәчәк.

Белешмә:

2022 елның декабрендә РФ Хөкүмәте йөкләмәсе белән Россия сыйфат системасында Хәләл компетенцияләр үзәге оештырылды. Аның максаты – хәләл өлкәсендә илкүләм стандартлаштыруга, сертификацияләүгә ярдәм итү, шулай ук төрле тармаклар белгечләре өчен белем бирү чараларын һәм кулланучыларны агарту буенча эшчәнлекне оештыру. 

2002 елның 27 декабрендә кабул ителгән “Техник җайга салу турында” 184 нче Федераль законның 2 маддәсенә ярашлы рәвештә, сертификацияләү буенча эшләрне (шул исәптән ихтыярый булганнарын да) Илкүләм аккредитация системасында аккредитация узган сертификацияләүче орган гына башкара ала. Мондый аккредитацияне гамәлгә ашыручы дәүләт органы булып Аккредитация буенча федераль хезмәт (Росаккредитация) тора. 

Шуңа бәйле рәвештә, Роскачество карамагындагы  сертификацияләү буенча «Роскачество-Хәләл» органы оештырылды. Ул законнар нигезендә Аккредитация буенча федераль хезмәттә тиешле аккредитация процедурасын үтә. Әлеге орган тарафыннан бирелә торган сертификатлар Аккредитация буенча федераль хезмәтнең Федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертелә. 

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 1992 елда оештырылды. Бүген ул үз эченә 10 казыятны, 48 район мөхтәсибәтне, 1500 дән артык мәчетне, 8 мәдрәсәне ала. Шулай ук ул Болгар ислам академиясен, Россия ислам институтын һәм Казан ислам университетын, “Госмания”, “Нур” һәм “Ихсан” урта гомуми белем бирү мәктәпләрен оештыручы булып тора. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең методик җитәкчелегендә “Хәләл” стандарты буенча комитеты, "ТР Вакфы" фонды, Татарстандагы “ДУМ РТ Хадж” рәсми хаҗ операторы, "Зәкят" хәйрия фонды, "Хозур" нәшрият йорты үз эшчәнлеген алып бара.

“Хәләл” стандарты буенча комитетка, Нәзарәтнең бер бүлекчәсе буларак, 2000 елда нигез салынды. Сертификацияләү буенча орган буларак, аңа Россиядә дә, чит илләрдә дә ышаныч белән карыйлар. Ул үз күзәтчелегендәге 20 төбәктә урнашкан 210 предприятиене (аларның 100 дән артыгы -  кафе һәм рестораннар) колачлый. Комитет халыкара дәрәҗәдә эшчәнлек алып бара һәм WHC, AHAC, FAMBRAS һәм БелХәләл белән хезмәттәшлек итә. 

2009 елда Россиядә беренче тапкыр Комитет тарафыннан Продукция һәм хезмәтләрнең ислам таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерүче “Хәләл” ирекле сертификацияләүнең уникаль системасы булдырылды һәм теркәлде. 2019 елда Система тулыландырылды һәм яңартылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана