Татарстан Мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашты

05 март 2024 ел 17:34
Татарстан Мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашты

Бүген, Шәгъбан аеның 24нче көнендә (5нче мартта), Мәскәүдә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) әгъза-дәүләтләренең илчеләре белән мәгълүмати очрашуы узды.

Утырышта югары дәрәҗәле рәсми затлар, шул исәптән Татарстан Республикасы Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Катнашучылар арасында шулай ук дин әһелләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, шулай ук төрле Диния нәзарәтләре вәкилләре, шул исәптән Үзәк Диния Нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары Дини җыены вәкилләре бар иде.

Көн тәртибе буенча 2023нче елда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме эшчәнлегенең төп аспектлары, шулай ук Россиянең ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре хакында фикер алышу булып узды. Шулай ук “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024” Халыкара икътисадый форумы кысаларында 2024нче елның 16нчы маена Казанда үткәрү планлаштырылган “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең махсус чарасына аерым игътибар бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана