Бүген Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә дин кардәшләр белән очрашу үткәрде. Камил хәзрәт халыкка үгет-нәсыйләрен җиткерде, Рамазан аеның фазыйләтләрен аңлатып вәгазь сөйләде. Очрашу барышында шулай ук Түбән Кама мөхтәсибәте вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов бүген көн дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясады, аерым алганда, аэропортта һәм хастаханәдә намаз бүлмәләре ачылу хакында таныштырып узды. Очрашудан соң ифтар мәҗлесе үтте. Анда 400 ир-ат катнашты.
Мөфти Түбән Камада халык белән очрашу үткәрде
15 март 2024 ел 18:57
![Мөфти Түбән Камада халык белән очрашу үткәрде](/netcat_files/398/569/D24DDED1_C95E_4B54_8BEB_2B4A21C341EA.jpeg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/398/569/c428a9e9_2612_4e76_87dd_30af7d1d917a.jpg)
Стартапларга грантлар: Нәзарәт мөселман яшьләренең иң яхшы социаль проектларын финанслаячак
25 июнь 2024 ел 11:39
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы