Нәзарәттә сугышчылар өчен Луганск янында намаз уку бүлмәсе булдыру буенча фикер алыштылар

13 май 2024 ел 15:05
Нәзарәттә сугышчылар өчен Луганск янында намаз уку бүлмәсе булдыру буенча фикер алыштылар

Бүген, Зөлкагъдә аеның 5нче көнендә (13нче майда), Татарстан Диния Нәзарәтендә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Енисей” батальоны командиры урынбасары, Казан шәһәре Думасы депутаты Альфред Вәлиев һәм подполковник Линар Сафин белән очрашты.

Кунаклар “Енисей” батальоны солдатлары өчен Луганск янында намаз уку бүлмәсе булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышты. Очрашу барышында гыйбадәт кылу бүлмәсе өчен кирәкле таләпләр билгеләнде, эчке бизәлешне формалаштыру сораулары һәм намаз бүлмәсе булдыруга кагылышлы башка мәсьәләләр тикшерелде.

Мөфти Камил хәзрәт кунакларның сорауларына җавап бирде һәм намаз уку бүлмәләрен ачу тәҗрибәсе, шулай ук мондый бүлмәләр өчен кирәкле җиһазлар турында җентекләп сөйләде. Килгән кунак намаз уку бүлмәсенә имам табу, шулай ук Коръән, шәмаил, намаз уку китаплары, догалыклар белән ярдәм итү мөмкинлеген карауны сорады. Мөфти Камил хәзрәт, сугышчыларны Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортының дини әдәбияты белән тәэмин итү өчен, җаваплы затлар алдында намаз уку бүлмәсен оештыруда ярдәм итү буенча бурычлар куйды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана