Казанда Kazan Halal Market хәләл ярминкәсе ачылды

14 май 2024 ел 16:54
Казанда Kazan Halal Market хәләл ярминкәсе ачылды

Бүген, Зөлкагдә аеның 6нчы көнендә (14нче майда), “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024” XV Халыкара икътисадый форумы кысаларында “Казан” Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market Халыкара Хәләл продукция ярминкәсе ачылды. Ярминкә ачылышы тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Агроэкспорт» федераль дәүләт бюджет учреждениесе («Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны үстерү федераль үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе) директоры Дмитрий Краснов, Оман авыл хуҗалыгы, балыкчылык һәм су ресурслары министры урынбасары Әхмәт Нассер Абдулла Әл Бакри, Малайзиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге министры урынбасары Датук Локман һәм башкалар катнашты.

Әлеге чараның ачылышында беренче булып Мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады – ул Коръән аятьләре укып ярминкәне ачты.

Татарстан Рәисе үзенең чыгышында дөньякүләм хәләл продукция базарының динамик үсешенә басым ясады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда “Хәләл” стандартына туры килгән 100дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче эшли. Бу продуктлар якын һәм ерак чит илләргә актив рәвештә чыгарыла. Хәләл сертификация органнарына таләпләр турында милли стандарт кабул итү шулай ук экспорт продукциясен үстерүне стимуллаштыра. “Бу безнең хәләл продукцияне чит илләрдә тануга, ислам таләпләренә һәм нормаларына туры килү гарантиясенә мөһим адым булачак”, – дип ассызыклады республика Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм кунаклар тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән танышты һәм ярминкәдә катнашучы компанияләр вәкилләре белән аралашты. Мәйданчыкта азык-төлек, косметика, кием, атрибутика, аксессуарлар һәм йорт өчен товарлар тәкъдим ителгән.

“Kazan Halal Market” 14-19нчы май көннәрендә эшләячәк. Бу 15нче “Россия Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумы кысаларында беренче рәсми чара. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Төркия, Иран, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка чит илләрдән 70ләп компания катнаша.

Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде. Аерым алганда, Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәү тикшерелде.

Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эшләр башкарды. Нәтиҗәдә ярминкәнең мәйданы аның күрсәтмәләре буенча тәртипкә китерелде: дуңгыз ите сатудан алынды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина һәм җиһазлар җентекләп чистартылды, ремонт ясалды, бәдрәф бүлмәләре таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды.

Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсендә бөтен дөньядан 4,5 меңнән артык товар тәкъдим ителеп, 5 мең квадрат метр мәйданны билиячәк. Россиядә иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясындагы әйдәп баручы компанияләр җитештергән, тиешле сертификаты булган азык-төлек, кием, аксессуарлар, косметика һәм башка товарларны сатып алырга мөмкин булачак.

Ярминкәне оештыручылар Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенә зур игътибар бирә, чөнки республика 2020 елдан хәләл продукцияне дустанә илләргә экспортлау белән актив шөгыльләнә.

Искәртеп үтик, 2023нче елда ярминкәне 40 меңнән артык кунак килеп күрде, ә 400дән артык катнашучы 20 млн сумнан артып киткән товар сатты.

Ярминкә 14нче майдан 19нчы майга кадәр Казан шәһәре, Аграрная урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада иртәнге сигездән (8:00) кичке җидегә кадәр (19:00) эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана