Татарстан Мөфтие «RUSSIA HALAL EXPO» Халыкара хәләл индустриясе күргәзмәсен Коръән укып ачты

15 май 2024 ел 10:36
Татарстан Мөфтие «RUSSIA HALAL EXPO» Халыкара хәләл индустриясе күргәзмәсен Коръән укып ачты

Бүген, Зөлкәгъда аеның 7 нче көнендә (15 майда) Казанда “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024” Халыкара икътисади форумы кысаларында «RUSSIA HALAL EXPO-2024» Халыкара хәләл индустриясе күргәзмәсе ачылды.

Беренче булып тантанада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады – ул экспозицияне Коръән укып ачып җибәрде.

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Ливия Дәүләтенең Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Абдулһади Ибраһим Ләхвәйҗ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре  Икътисад министры урынбасары Абдулла Әлсаләх, Хәләл хезмәтләр палатасы генераль директоры Әшрәф Әл Танбули катнашты.

Russia Halal Expo Россиядә инвестиция һәм инфраструктура белән бәйле проектлар тәкъдим ителә торган зур күргәзмәләрдән санала. Ул бизнес-проектларны таныту һәм үстерү, Форумда катнашучылар аралашуы өчен уникаль мәйданчык булып тора. Күргәзмәдә ислам икътисады башлангычлары, файдалы технологик альянслар, B2B-проектлары, зур бизнес, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары продуктлары тәкъдим ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана