Мөфти Камил хәзрәт Катар Дәүләтенең иганәләр һәм ислам эшләре министры җитәкчелегендәге делегация белән очрашты

15 май 2024 ел 13:55
Мөфти Камил хәзрәт Катар Дәүләтенең иганәләр һәм ислам эшләре министры җитәкчелегендәге делегация белән очрашты

Бүген, Зөлкагъдә аеның 7 нче көнендә (15 май), Казанда «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 15 нче халыкара икътисади форум кырларында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Катар Дәүләтенең иганәләр һәм ислам эшләре министры Ганем Әл Ганим һәм Катар Дәүләтенең сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Мөхәммәт Хәсән Әл-Мәлики, делегациянең башка әгъзалары белән очрашты.

Камил хәзрәт, кунакларны сәламләп, аларга Казанга килүе өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Катарның Вакф эшләре һәм ислам мәсьәләләре министрлыгы каршындагы вакфлар эшләре буенча баш идарә акчасына «Казан басмасы»ның  бастырылуы турында сөйләде. Мөфти кунакларны татар халкы мәдәниятендә Ислам тарихы, татар дини мирасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең киң кырлы эшчәнлеге, аерым  алганда, «Хозур» нәшрият йорты, медиапроектлар, мәгърифәтчелек эшчәнлеге, хәйрия проектлары һәм республикадагы мөселман мәгариф системасы белән таныштырды.

Очрашуда катнашучылар төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү юллары  турында фикер алышты.

Аннан соң Мөфти һәм Катардан килгән кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Бу очрашуда катнашучылар сәнәгать, сәүдә, фәнни-мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәләрдә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Әлеге юнәлешләрдә Катар белән партнерлыкны үстерү мөһим юнәлешләрдән санала.

Фотосурәтләр: ТР Рәисе матбугат хезмәте. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана