Бүген, 2024 елның 15 маенда, Казан епархия Идарәсендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Татарстан митрополиясе башлыгын туган көне белән котлады һәм Татарстан митрополиясе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен саклаганы өчен рәхмәт йөзеннән, «Бердәмлек» медален тапшырды. Очрашу рәсми булмаган аралашу белән дәвам итте.
Татарстан Мөфтие Татарстан митрополиясе башлыгын туган көне белән котлады
15 май 2024 ел 15:49
Соңгы яңалыклар
24 мартта Казанда мөселман уку йортлары арасында татар теле, әдәбият һәм тарих буенча олимпиада узачак
18 март 2022 ел 09:43
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты татар телендә “365 көн догада” дип исемләнгән китап нәшер итте
17 март 2022 ел 16:18
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы