Мөфти ислам илләрендә хоккей үсешенә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты

15 май 2024 ел 16:04
Мөфти ислам илләрендә хоккей үсешенә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты

Бүген, Зөлкәгъда аеның 7 нче көнендә (15 май), Казанда «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 15 нче халыкара икътисади форумы кырында ислам илләрендә хоккей үсешенә багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ислам илләрендә хоккей үсеше оешмасы  (ОРХИС) президенты, Татарстан Республикасының хоккей федерациясе президенты Наил Маганов, әлеге оешманың башкарма директоры Дамир Мөхәммәтшин, Бәһрәйннең боз спорт төрләре клубы идарәсе рәисе Абдулла Мөхәммәт Әл-Касеми, Үзбәкстан Хоккей федерациясе башкарма директоры Әлбәк Мәхмүдов, Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиле Турко Даудов, Россия хоккее федерациясе генераль директоры урынбасары, Бөтенроссия хоккей лигасының идарәче директоры Александр Кикнадзе һ. б.катнашты.

Түгәрәк өстәлне “Ислам илләрендә хоккей үсеше оешмасы» комммерцияле булмаган автоном оешмасы, «Татнефть-Ак Барс» коммерцияле спорт оешмасы» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы оештырды.

Анда катнашучылар ислам илләрендә хоккейны таныту мөмкинлекләре турында фикер алышты, узган елга йомгак ясады, уңышлары белән уртаклашты, фиджитал хоккей кебек яңа юнәлешләр турында фикер алышты. Түгәрәк өстәлдә Ислам илләрендә хоккей үсеше оешмасы алдында торган бурычлар, бу оешманың Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлеге һәм Ислам илләрендә хоккей үсеше оешмасы илләрендә хоккейны таныту өчен кирәк булган алымнарга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Аерым алганда, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин этик хоккей атамасын кертү буенча үз тәкъдимнәрен әйтте.

Билгеле булганча, 2023 елның 17 гыйнварында Казанда Ислам илләрендә хоккей үсеше оешмасын (ОРХИС) оештыру турында килешү имзаланды. Оешма ислам илләрендә хоккейны үстерү һәм популярлаштыру максатыннан төзелгән. Хезмәттәшлек итү бу илләргә Россия хоккее тәҗрибәсен үзләштерергә, уенчыларны, тренерларны һәм судьяларны укытуны оештырырга, яшь хоккейчыларны әзерләү алымнарына ия булу мөмкинлеген бирәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана