Нәзарәткә төркмән делегациясе килеп китте

16 май 2024 ел 09:03
Нәзарәткә төркмән делегациясе килеп китте

Зөлкагъдә аеның 7 нче көнендә (15 майда) Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә төркмән делегациясе — Аркадаг шәһәренең Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисе Дерягелди Оразов һәм Төркмәнстан Мөфтие Ялкап Ходжагулыев килеп китте. Хөрмәтле кунакларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.

Кунаклар Камил хәзрәткә Аркадаг шәһәрендәге Ахал вәлаятының төп мәчете төзелеше барышы турында сөйләде. Татарстан Мөфтие 2023 елда әлеге мәчетнең нигез ташын салуда катнашкан иде.

Камил хәзрәт Төркмәнстан делегатларына агымдагы елның апрелендә Ашхабадта Халыкара хоккей турнирын катнашучыларның күңеленә хуш килерлек итер оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ярышларда Татарстан җыелма командасы исеменнән «ОРХИС – Казан» мөселманнары командасы чыгыш ясады.
Аннан соң ул кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең Коръәнне өйрәнү, ислам мәгарифе, нәшрият эшчәнлеге һәм хәйриячелек өлкәсендәге төп юнәлешләре белән таныштырды. 

Аннан соң "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кунакларга"Мөхәммәдия" мәдрәсәсен һәм Галиев мәчетен күрсәтте һәм бу корылмаларның тарихы, төзекләндерү эшләре, архитектура үзенчәлекләре һәм бу биналаларны төзеткән мәшһүр шәхесләр турында сөйләде.

Төркмәнстан кунаклары ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең казанышларын югары бәяләде һәм Казанга килү һәм мөфтияттә булудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана