Нәзарәт Казандагы Иран генконсуллыгына Президентның һәлак булуы сәбәпле кайгынамә юллады

20 май 2024 ел 15:44
Нәзарәт Казандагы Иран генконсуллыгына Президентның һәлак булуы сәбәпле кайгынамә юллады

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Давуд Миразахани исеменә Президент Сейед Ибраһим Рәиси һәм аны озатып килүче затларның вертолет һәлакәтендә фаҗигале үлемнәре сәбәпле кайгынамә юллады. Хатта Татарстан мөселманнары, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм Камил хәзрәтнең үз исеменнән болай диелә: "Иран халкының кайгысын уртаклашабыз һәм Аллаһыдан мәрхүмнәрне рәхмәтеннән калдырмавын сорыйбыз, ә аларның якыннарына шушы хәсрәтне кичерү өчен сабырлык телибез".

Кайгы уртаклашу йөзеннән Нәзарәт шулай ук Иранның Казандагы генконсуллыгы каршында чәчәкләр салу мәрасимендә дә катнашты. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин генконсул Давуд Марзаханига һәм Иран халкына җылы сүзләр җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана