Татарстан Мөфтие Ульяновск шәһәрендә мәчет ачылышында катнашты

04 июнь 2024 ел 13:53
Татарстан Мөфтие Ульяновск шәһәрендә мәчет ачылышында катнашты

Бүген, Зөлкагъдә аеның 27нче көнендә (4нче июньдә), Ульяновскида “Ләйли-Җамал” мәчетен ачу тантанасы узды. Дин кардәшләрнең шатлыгын уртаклашырга һәм Ульяновскидагы иң зур мәчетне күрергә дип җитәкчеләр, депутатлар, дин әһелләре, мәхәллә кешеләре җыелды. Яңа мәчеткә беренче булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Ульяновск өлкәсе Мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар килде. Алар мөселманнар өчен булдырылган уңайлыклар, мәчетнең архитектурасы һәм эчке бизәлеше белән танышты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге мәчет күп кеше яши торган микрорайоннарның берсендә төзелгән: биредә 100дән артык торак йорт, шулай ук мәктәп һәм өч балалар бакчасы бар. Мәчет 1000 кешегә исәпләнгән. Киләчәктә мәчет янында мәдрәсә, Коръән өйрәнү үзәге, хәләл кафе, никах уку үзәген үз эченә алган мөселман комплексы төзү көтелә.

Өч катлы “Ләйли-Җамал” мәчете төзелеше 2018нче елда башланган, 2023нче елның 28нче декабрендә файдалануга тапшырылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана