Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегенә күчте. Бүген хаҗ башланды

14 июнь 2024 ел 09:30
Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегенә күчте. Бүген хаҗ башланды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 8нче көнендә (14 июньдә), иртә таңнан Татарстанның 1800 хаҗие, кабаттан ихрамга кереп, һәм Мәккәдә иртәнге намазны укып, барлык уңайлыклар тудырылган кунакханәләрдән берничә автобуста Гарәфәт белән Мәккә җирлеге арасында урнашкан Мина үзәнлегендәге палаткалы шәһәрчеккә юнәлде.

Минага килеп җитеп, хаҗилар палаткаларга урнаштылар. Биредә алар, хаҗның төп гамәлләрен башлап җибәреп, вакытларын гыйбадәттә үткәрәчәк, Аллаһны зикер итәчәк, Коръән укыячак һәм Раббыбызга ялварып догалар кылачак. Алдагы төнне дә алар биредә уздырачак.

Иртәгә, Корбан бәйрәме алдыннан, Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә, Хаҗның иң төп гамәлләренең берсе – Гарәфә көне булачак. Шуңа күрә, кояш чыкканнан соң, хаҗилар автобусларда Минадан Гарәфә үзәнлегенә юл тотачак. Хаҗ кабул булсын өчен, Гарәфәттә көнеңне догалар укып һәм гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Кояш баеганнан соң, хаҗилар, төркем-төркем булып, Мөздалифә үзәнлегенә күчәчәк, алар төнне ачык һавада алдан билгеләнгән секторларда үткәрәчәк.

Корбан бәйрәме көнендә хаҗилар Мина үзәнлегенә кайтачак һәм Җәмәратка барып таш ату гамәлен башлаячак. Шуннан соң хаҗилар исеменнән корбан чалачаклар, хаҗ кылучылар чәчләрен алдырачак, ихрамнан чыгачак һәм көндәлек киемнәрен киячәк. 

Көнкүрештәге кирәк-яраклар Минада чикләнгән. Хаҗилар үзләре белән бары иң кирәкле әйберләрне, дарулар, су һәм ашамлыклар гына алды. Алар өчен шулай ук кайнар ризык каралган. Тулаем алганда, палаткаларда яшәү һәм Мөздалифәдә төн куну хаҗилар өчен сынау булып тора.

Татарстан хаҗиларын 20 табиб озатып йөри, аларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Медиклар кирәкле барлык медикаментлар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән. Медицина җиһазларын Минага алып килгәндә хаҗилар бик теләп ярдәм итте. Медиклар хаҗиларга Минада яшәгән вакытта сәламәтлек саклау чаралары буенча киңәшләрен бирде: салкын су эчмәскә һәм кондиционерлардан чамадан тыш күп файдаланмаска, кулчатырлар кулланырга, ачык һавада уңайлы аяк киеменнән йөрергә.

Татарстаннан килгән барлык хаҗиларның кәефе күтәренке һәм алар үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ кылучылар сынауларга рухи һәм физик яктан әзер. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗын кабул кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана