Татарстанда Корбан гаете уңаеннан бәйрәм чаралары узачак

13 июнь 2024 ел 14:18
Татарстанда Корбан гаете уңаеннан бәйрәм чаралары узачак

16нчы июньдә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Корбан гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Быел ул Россиядә игълан ителгән – Гаилә елы, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәреләчәк. Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә паркларда һәм мәчетләр янында бәйрәмнәр оештырачак. Катнашучылар өчен төрле чаралар каралган: сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викториналар, эстафеталар, милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни программа. Кунакларны шулай ук кайнар пылау, коймаклар, тәм-томнар һәм чәй көтә. Моннан тыш, хәләл ашамлыкларны очсыз бәядән сатып алу өчен сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмнәрдә балаларга аерым игътибар биреләчәк.

Татарстан башкаласында гаилә бәйрәмнәре бер үк вакытта берничә мәйданчыкта оештырыла. Мисал өчен, 16нчы июньдә “Гаилә” мәчетендә (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2) сәг. 10.00-дән 14.00-гә кадәр “Корбан бәйрәме” Halal Market белән берлектә узачак. Әлеге чара программасында хәзрәтләрнең чыгышы һәм мөнәҗәтләр, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, хәрәкәтле уеннар, бүләкләр, батутлар, пони, балалар өчен паровозлар, хәләл азык-төлек сәүдәсе, шулай ук казанда пешкән пылау каралган. Halal Market Татарстанда хәләл ризык сатуны оештыручы буларак билгеле.

21нче июньдә Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә балалар Сабан туе узачак. Биредә иҗади остаханәләр, төрле уеннар һәм хәтта батут оештырылачак. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге милли көрәш булачак. Тәмле пылау, хотдог, татлы мамык һәм попкорн әзерләнәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 16нчы июньдә сәг. 17:00-дән 21:00гә кадәр Кремль яр буенда ТР Милли китапханәсе янында традицион гаилә фестивале – “Корбан-фест” узачак. Фестиваль программасы ике өлешкә, шул исәптән аерым балалар сәхнәсенә бүленәчәк. Шулай ук бәйрәмдә 100дән артык катнашучы катнашында ярминкә эшләячәк. Күңел ачу программасына балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, шулай ук төрле ярышлар керә. Җиңүчеләргә 20 мең һәм 30 мең сумлык бүләк сертификатлары тапшырылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана