Нәзарәттә Үзбәкстан делегациясе булып китте

14 июнь 2024 ел 14:13
Нәзарәттә Үзбәкстан делегациясе булып китте

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 8нче көнендә (14нче июньдә), Татарстан мөфтиятендә Үзбәкстан мөселманнары идарәсенең халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Иброһим Иномов, Ташкенттагы Тирмизий мәчете имамы Яхъя хәзрәт Абдурахманов, Казандагы Үзбәкстан Республикасы Генераль Консуллыгының беренче сәркатибе Камол Давронов һ.б. булды. Хөрмәтле кунакларны Татарстан Республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов каршы алды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә килеп, кунаклар Мөфтият эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты. Илфар хәзрәт Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеге һәм аның проектлары белән таныштырды, Татарстанда һәм Россиядә, шул исәптән татар халкында ислам үсеше, шулай ук аның бай дини мирасы турында сөйләде. Илфар хәзрәт билгеләп үткәнчә, татар һәм үзбәк халкының дини традицияләре Хәнәфи мәзһәбе принципларына һәм Матуриди гакыйдәсе кыйммәтләренә нигезләнгән. Илфар хәзрәт моның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады, чөнки нәкъ менә Хәнәфи-Матуриди мирасында татар милләтенең башка диннәргә түземле (толерант) булу һәм гыйлемгә омтылуы, төрле милләтләр һәм диннәрнең дустанә яшәве ята.

Кунаклар шулай ук җомга намазында катнашты, биредә Үзбәкстан Диния нәзарәтенең халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Иброһим Иномов дин кардәшләргә мөрәҗәгать итте.

Очрашу ахырында җитәкчеләр истәлекле бүләкләр алмашты. Илфар хәзрәт хөрмәтле кунакларга яңартылган “Казан басмасы”н бүләк итте.

Үзбәкстан вәкилләре тирән ихтирам һәм кунакчыллык өчен чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде. Сәфәре барышында алар Галиев мәчетендә һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә булды, шулай ук “Ярдәм” мәчетенә барып үз милләттәшләренә вәгазь укырга ниятлиләр. Иртәгә кунаклар Россия ислам институтына һәм Казан (Идел буе) федераль университетына барачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана