Татарстан Мөфтие һәм Митрополитының Севастопольдә һәм Дагыстанда булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле мөрәҗәгате

23 июнь 2024 ел 21:44
Татарстан Мөфтие һәм Митрополитының Севастопольдә һәм Дагыстанда булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле мөрәҗәгате 

Хөрмәтле татарстанлылар! 

Христианнарның Троица бәйрәме көнендә Севастопольдә гади халык өстенә дошман ракеталары яуган, ә Дагыстанда чиркәү һәм синагогага һөҗүм иткәннәр. Православие рухание үтерелгән, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар бар, шул исәптә балалар да. Бу коточкыч җинаятьләр – Россия җәмгыятендәге тынычлыкны какшатуга, фетнә чыгаруга, халыкны куркытуга, илдә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы татулыкны бетерүгә юнәлдерелгән. 

Без – Татарстан Мөфтие һәм Митрополиты – бер тавыштан дин тотучыларга мөрәҗәгать итәбез һәм бер гаепсезгә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, төрле милләт һәм төрле дин тотучылар арасында тынычлыкны һәм үзара аңлашып яшәүне алга таба да сакларга чакырабыз. Халыклар бердәмлеге – Россиянең иң кадерле казанышы. Һичшиксез, гыйбадәтханәләргә ут төртү, коралсыз кешеләргә һөҗүм итү дин тотучылар тарафыннан түгел, ә инсаниятне күрә алмау идеологиясенә табынган бәндәләр — илебез дошманнары башкарган. Ә дошманның максаты – кабат нацизмга каршы баскан Россиянең күпмилләтле һәм күпдинле бердәм халкы арасында фетнә тарату. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Митрополиясе бертавыштан Дагыстанда һәм Севастопольдә Аллаһ йортларына һәм башка объектларга һөҗүм итүне хурлыйбыз. Бандитлар Аллаһ кануннарын һәм Россиянең барлык традицион диннәренең кануннарын бозды. 

Без вафат булганнарның туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән – юаныч, ә яраланганнарның тизрәк савыгуын телибез. 

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, 

Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана