Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтә

17 июнь 2024 ел 16:16
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Татарстанда Корбан бәйрәме көннәрендә гадәттәгечә мохтаҗлар өчен бик күп хәйрия башлангычларын тормышка ашыра. Аларга, дине һәм милләтенә карамастан, ярдәм күрсәтелә. Әлеге ярдәмне аз керемлеләр һәм күпбалалы гаиләләр, авырулар, балаларын ялгызы тәрбияләүче әниләр, өлкән яшьтәгеләр һәм социаль яктан якланмаган башка кешеләр ала. Бүген корбан ите 100 гаиләгә өләшенде.

– Быел Корбан бәйрәменә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды тарафыннан мохтаҗлар өчен 5 тоннадан артык корбан ите әзерләнде. Аның яртысын (2,5 тонна) беренче атнада таратырга ниятлибез, ә калган яртысын ел дәвамында социаль ихтыяҗларга җибәрәбез. Быел без корбан итен төрләндердек: сарык һәм сыерлар гына түгел, кәҗәләрне дә чалдык, – дип хәбәр итте ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов.

Бүген «Зәкят» хәйрия фонды, алдагы еллардагы кебек үк, С.Садыйкова урамы, 6 йорт адресы буенча азык-төлек ярдәме күрсәтү буенча пункт эшчәнлеген җәелдереп, ит өләшә башлады. Атна дәвамында эчендә 600 аз керемле гаиләгә корбан ите таратылачак. Шулай ук ит Татарстандагы 6 социаль учреждениегә: «Мамы Казани» һәм «Победим диабет» хәйрия фондларына, Инвалид балалар ата-аналарының бөтенроссия оешмасына, Татарстандагы инвалид балалар ата-аналарының «Забота» төбәк иҗтимагый оешмасына, Яшел Үзәндәге психоневрология диспансерына, Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписына җибәреләчәк.

Моннан тыш, «Зәкят» фонды Корбан бәйрәме хөрмәтенә 5 авыру балага һәм 3 мохтаҗ өлкән кешегә акчалата ярдәм күрсәтте.

Шулай ук Корбан гаете көннәрендә 6 авыру бала һәм өлкәннәргә акча җыю дәвам итә.

Балаларга ярдәм итүнең 3 юлы бар:

1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/donation

2. 7715 номерына, ЗАКЯТ сүзен язып, смс-хәбәр юлларга

3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «ДЕТЯМ» дип күрсәтергә.

Өлкәннәргә ярдәм итүнең 3 юлы бар:

1. Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com/donation

2. 3116 номерына KAZAN сүзен язып смс юлларга

3. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «ВЗРОСЛЫМ» дип күрсәтергә

2023 елда ”Зәкят” хәйрия фонды Корбан гаете вакытында 4 тоннадан артык корбан ите өләште. Шуның 1,5 тоннасы аз керемле 500 гаиләгә таратылды, 300 килограммы республиканың 4 социаль учреждениесенә җибәрелде. Моннан тыш, 2 тоннага якын ит, туңдырылып, Фондның социаль проектларына тотылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана