Татарстан делегациясе Кытайдагы тарихи татар мәчетендә булды

26 июнь 2024 ел 13:13
Татарстан делегациясе Кытайдагы тарихи татар мәчетендә булды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 20нче көнендә (26нчы июньдә), Кытайның Синьцзян – Уйгыр автоном районының Өремче шәһәрендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе тарихи татар мәчетендә булды. Делегация составына шулай ук Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да керде.

Өремче шәһәрендәге татар мәчете – иң борынгылардан санала һәм ул халык яратып йөри торган истәлекле урыннарның берсе. Мәчет 1897нче елда җирле татарлар акчасына төзелгән. Дини комплекс меңнән артык дин кардәшебезне сыйдыра һәм шәһәрнең төрле халкы, шул исәптән уйгырлар, татарлар, казаклар һәм дунганнар тормышында мөһим роль уйный.

Әлеге мәчеткә сәфәр барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы һәм Мөфти Камил хәзрәт гыйбадәт йортының имамы, Коръән хафиз Абдуррәхим хәзрәт белән очрашты һәм аны ел саен үткәрелә торган Изге Болгар җыенына чакырды. Очрашу ахырында Камил хәзрәт мәчеткә яңартылган “Казан басмасы” мүсхәфләрен бүләк итте һәм Коръән укыды, ә имам исә дога кылды.

Фотосурәтләр: ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана