Камил хәзрәт һәм Мидхәт Шаһиәхмәтов партнёрлык (ислам) финанслары буенча экспериментны тормышка ашыру барышы турында сөйләште

02 июль 2024 ел 16:33
Камил хәзрәт һәм Мидхәт Шаһиәхмәтов партнёрлык (ислам) финанслары буенча экспериментны тормышка ашыру барышы турында сөйләште 

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көнендә (2 июль), ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килеп китте. Аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының гыйльми секретаре, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев каршы алды. 

Очрашуда җитәкчеләр Россиядә ислам банкингы буенча экспериментны гамәлгә ашыру барышы, шулай ук бу юнәлештә алга таба хезмәттәшлек итү өчен конкрет планнар турында фикер алышты. 

Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә һәм Россия ислам институтында 14 финанс оешмасы өчен эшләнгән 15 уникаль банк продукты турында мәгълүмат бирде һәм Россиядә ислам банкингын кертүне уңышлы дәвам итү өчен Татарстанда әзерлекле кадрлар барлыгын ассызыклады. 

Мидхәт Рәфкать улы төп бурычларны билгеләп үтте: алар арасында мөселман илләреннән ислам финанс чараларын җәлеп итү механизмнарын эшләү дә бар. 

Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, 2024 елның августында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам финансларына багышланган пленумы көтелә. Анда имамнарны төрле ислам финанс продуктлары белән таныштырачаклар. 

Министр шулай ук хәләл банкинг өлкәсендә халыкның финанс грамоталылыгын арттыруның мөһимлеген дә ассызыклады. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты ресурсларында мәгълүмати материаллар һәм вәгазьләр әзерләүгә аерым игътибар бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана