Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

08 июль 2024 ел 14:04
Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узды

Бүген, Мөхәррам аеның 2нче көнендә (8нче июльдә), Татарстан мөфтиятендә Казыйлар шурасы утырышы булып узды. Татарстанның барлык казыйлары катнашында узган киңәшмәдә гаилә мөнәсәбәтләре буенча ике сорау һәм халыктан килеп ирешкән башка мәсьәләләр каралды. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гаилә кыйммәтләрен һәм татар-мөселман традицияләрен саклау өлкәсендәге эшчәнлекне киңәйтү зарурлыгын белдерде. Ул шулай ук гаилә институтын ныгыту өчен мөхтәсибәтләрдә рухи-тәрбия эшен көчәйтергә тәкъдим итте.

Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, партнёрлык (ислам) финансларын кертү буенча эксперимент үткәрү кысаларында, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев ислам икътисады буенча дәрес үткәрде. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә һәм Россия ислам институтында 14 финанс оешмасы өчен эшләнгән 15 уникаль банк продуктын тәкъдим итте һәм килеп туган барлык сорауларга җавап бирде. Казыйлар шурасының киләсе утырышын 2024нче елның августында Әгерҗе шәһәрендә үткәрү көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана