Нәзарәт тарафыннан Ак Барс Банкының яңа ислам финанс продуктлары хупланды – сәүдә эквайрингы/СБП һәм лизинг оешмаларын финанслау

09 июль 2024 ел 09:09
Нәзарәт тарафыннан Ак Барс Банкының яңа ислам финанс продуктлары хупланды – сәүдә эквайрингы/СБП һәм лизинг оешмаларын финанслау

Мөхәррам аеның 2нче көнендә (8нче июльдә), Диния Нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ак Барс Банкының ваклап сату продуктларын үстерү буенча директоры Сергей Полянский һәм Ак Барс Банкының Ислам банкингы үзәге директоры Марат Садриев белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты.

Очрашу Татарстан мөфтияте тарафыннан өйрәнелгән һәм мөселманнарга куллану өчен рөхсәт ителгән ике яңа ислам финанс продуктын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланды.

Сәүдә эквайрингы/СБП – эшмәкәрләр өчен әзерләнгән продукт. Хәзер оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең шәригать стандартлары буенча сәүдә нокталарында СБП QR-коды буенча кәгазь акчасыз (“безнал”) түләүләр һәм акча күчерүләр кабул итү, шулай ук эшчәнлеге шәригать нормаларына каршы килмәгән эквайрингка тоташу мөмкинлеге бар. Эквайрингны тоташтыру өчен Ак Барс банкында түләүләр кабул итә торган ислам хисап счетын бушлай ачу җитә. Акча көненә ике тапкыр бушлай күчерелә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хуплавын алган тагын бер продукт – лизинг оешмаларын финанслау. Хезмәт ышанычлы идарә итү моделенә (мүдәрабә) нигезләнгән, һәм банк – инвестор ролендә, ә лизинг оешмасы идарәче ролендә була.

Алар арасындагы табыш алдан килешкән өлешләргә бүленә. Бу — Ак Барс Банкының ышанычлы идарә итү моделенә (мүдәрабә) нигезләнгән икенче продукты, моңа кадәр шулай ук бизнесны ислам хокукы стандартлары буенча проект финанслау да башланган иде.

Яңа ислам продуктлары Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге катнашында банк тарафыннан эшләнгән һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының югары бәясен алган.

“Сәүдә эквайрингы/СБП” һәм “Лизинг оешмаларын финанслау” продуктларының шәригать нормаларына туры килү сертификатларын Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ак Барс Банкының ваклап сату продуктларын үстерү буенча директоры Сергей Полянскийга һәм Ак Барс Банкының Ислам банкингы үзәге директоры Марат Садриевка тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана