Нәзарәт тарафыннан яңа ислам финанс продукты хупланды – “Хәләл кэшбэк”

09 июль 2024 ел 09:37
Нәзарәт тарафыннан яңа ислам финанс продукты хупланды – “Хәләл кэшбэк”

Мөхәррам аеның 2нче көнендә (8нче июльдә), Диния Нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Halal Card проектына нигез салучылар – Ислам Әхмәтшин һәм Тимур Хәкимов белән очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты. Киңәшмә барышында Камил хәзрәт кунакка яңа финанс продукты – “Хәләл кэшбэк”ның шәригать нормаларына туры килү хакында Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Карарын тапшырды.

“Хәләл кэшбэк” – Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәгендә «Халяльное решение” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте финанс оешмасы өчен эшләнгән продукт. Әлеге продукт банк картасы белән түләнгән сатып алу чыгымнарының бер өлешен кире кайтару буенча маркетинг программасы булып тора.

Нәзарәт белгечләре тәкъдим ителгән документлар җыелмасын өйрәнде. Нәтиҗәдә “Хәләл кэшбэк” финанс продукты ислам хокукы кануннары нигезендә мөселманнар өчен рөхсәт ителгән дип табылды. Яңа Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыруга күзәтчелек итү өчен Нәзарәт ягыннан тышкы шәригать контролеры билгеләнде.

Кэшбэк алу мөмкинлеге бирә торган ислам картасы чыгарудан тыш, әлеге стартапта тулы бер финанс продуктлары линиясе эшләнә: товарлар һәм автомобильләр алганда өлешләп түләү (рассрочка), ислам хокукы нормалары буенча эшләүче тупланма пенсия һәм инвестиция продуктлары.

Шулай ук HalalCard эксклюзив “сәдака тартмалары” чыгара – бу тиз арада сәдака күчерү мөмкинлеге бирүче җайланмалар дигән сүз. Әлеге җиһазларны мәчетләрдә, сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында урнаштыру ниятләнә.

Әлеге сервиста шулай ук дөньяның барлык телләрендә аралаша алган Мәдиинә ясалма интеллекты да булачак.

Halal Card хезмәтләреннән Россиядә яшәүчеләр, шул ук вакытта Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстаннан килгән кунаклар да файдалана ала. Алар өчен хәзерге вакытта Россиядә минималь комиссия һәм юридик ярдәм күрсәтүе булган халыкара акча күчерүләр өчен уңайлы түләү системасы эшләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана