Мөфти Камил хәзрәт һәм Казан епархиясе хезмәткәре МХО-нең кайнар нокталарына авыр сәфәр кылды

15 июль 2024 ел 08:26
Мөфти Камил хәзрәт һәм Казан епархиясе хезмәткәре МХО-нең кайнар нокталарына авыр сәфәр кылды

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операция зонасына чираттагы эшлекле сәфәр кылды. Шул рәвешле, агымдагы елда гына МХО урыннарында Камил хәзрәт өченче тапкыр булды. Бу юлы Татарстан дин әһелләре делегациясе составына Ютазы районы имам-мөхтәсибе, казый Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Казан епархиясе хезмәткәре протоиререй Андрей Зиньков керде.

Дин әһелләре МХО зонасына генерал-майор Кирилл Кулаков чакыруы буенча барды һәм Луганск кына түгел, ә Донецк һәм кайнар нокталарга - гаскәрләр һәм хәрби техника күпләп тупланган урыннарда хезмәт итүче Россиянең хәрби подразделениеларына кадәр барып җитте. Фронт кырында юл буена Украина снарядлары һәм "беспилотниклары" һөҗүмнәренә, шулай ук Татарстан делегациясенә атыш операциясе үтәлүгә карамастан, Камил хәзрәт Марат хәзрәт һәм отец Андрей белән бергә өч хәрби частька барып ирешә. Анда алар Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән солдатлар белән очрашулар үткәрә, алар белән аралаша, сорауларына җавап бирә, вәгазьләр укый, җылы һәм кәүтләү сүзләре белән рухи яктан ярдәм итә, аларның яшәү һәм хезмәт шартлары белән таныша, блиндажларын һәм гыйбадәт кылу урыннарын күрә. 

Сәфәр барышында хәзрәтләр шулай ук Донецк һәм Луганскта эшләүче мәчетләргә керә, анда имамнар белән очраша. МХО зонасына алар барлыгы өч тәүлек дәвамында була.

Диния Нәзарәтенең Мөфти Камил хәзрәт җитәкчелегендәге делегациясенең МХО зонасына алдагы сәфәре 2024 елның май аенда була. Аның кысаларында хәзрәтләр Луганск, Лисичанск һәм Дебальцевода була, Татарстан мөселманнары исеменнән 3 госпитальдә, шефлыкка алынган хәрби частьтә һәм "Алга" батальонында хезмәт итүче солдатларның кулына гуманитар йөк тапшыра. 

Татарстаннан киткән солдатларга ярдәм һәм МХО зонасына эшлекле сәфәрләрне ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте 2022 елдан бирле башкара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана