Татарстан Мөфтиенең якынлашып килүче Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгате

15 июль 2024 ел 09:28
Татарстан Мөфтиенең якынлашып килүче Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгате

Газиз милләттәшләрем!

Мөбарәк Мөхәррәм аеның иң кадерле көне булып Гашүрә көне тора. Ул бүген кояш баегач керә.

Гашүрә көне дөнья яралтылу тарихында һәм пәйгамбәрләр тормышында мөһим вакыйгалар белән истәлекле. Мисал өчен, Мөхәррәм аеның унынчы көнендә сөекле рәсүлләребезгә җиңү һәм котылу бирелә. Бу көндә Аллаһ Раббыбыз Ибраһим галәйһисәламне уттан коткара, Юныс галәйһисәламне – дәү балыктан, Муса галәйһисәламне – фиргавен һәм аның гаскәреннән, Ягъкуб галәйһисәламгә исә Ул күрү сәләтен кайтара, Әюп галәйһисәламгә дә авырудан шифа бирә һ.б.

Гашүрә көне уңаеннан мөселманнар ураза тота. Рәсүлебез Мөхәммәд ﷺ әйткән:


قال النبي ﷺ: ”صِيَامُ يَوْمِ عَاشُورَاءَ، أَحْتَسِبُ عَلَى اللَّهِ أَنْ يكفر السنة التي قبله

«Гашүрә көнендәге ураза узган елның гөнаһларын гафу кылыр, дип өметләнәм» («Сахих Мөслим», №1162).

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Аллаһ риазылыгы өчен ураза тоту сөннәт гамәл һәм Гашүрә көнендә иң хәерле гыйбадәт булып тора. Пәйгамбәребез ﷺ аны Гашүрәдән бер көн алдан һәм бер көн арттан, ягъни Мөхәррәм аеның 9 нчы һәм 10 нчы яки 10 нчы һәм 11 нче көннәрендә тотарга чакырган. Раббыбыз безгә дин юлында күркәм гамәлләр кылырга көч һәм мөмкинлекләр бирсен иде!

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана