Татарстан Мөфтие халыкны кабул итте

17 июль 2024 ел 11:55
Татарстан Мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Мөхәррам аеның 11нче көнендә (17нче июльдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә халыкны кабул итү көнен уздырды. Көннең беренче яртысында Мөфти хәзрәт төрле гозерләр белән килгән кардәшләребезнең теләк-тәкъдимнәрен тыңлады һәм җаваплы затлар алдында бурычлар куйды.

Кабул итү барышында очрашуга килүчеләр Камил хәзрәткә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе ачу тәкъдимнәре, кадрлар составы һәм ислам мәгарифе, шулай ук мөселман уку йортлары турында мәгълүмат сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мөфти барлык килүчеләргә дә үзенең киңәшләрен бирде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Камил хәзрәт халык белән очрашуларны атна саен уздыра. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53. Нәзарәттә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, әмма мөфтигә приемга керергә теләүчеләргә сорыйсы килгән мәсьәләнең тематик характерын исәпкә алырга тәкъдим ителә – сорау мөфтият карамагында булырга тиеш. Социаль, торак, медицина характерындагы сораулар дәүләт ведомстволы оешмаларда карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана